Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан агропредприятиеләренең өзлексез эшләү мәсьәләләре буенча «Контроль сәгате» үткәрде

2020 елның 24 апреле, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов технологик процесслар белән предприятиеләрнең аерым игътибарда булуын ассызыклап үтте, сүз кешеләр җыйнаулашып эшли торган терлек чалу, эшкәртү һәм сортировкалау цехлары турында бара. Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында предприятиеләрдә 8%таналып 30%ка кадәр хезмәт резервлары булдыру сорала. Моннан тыш, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә пропуск режимын көчәйтү, хезмәткәрләрнең цехларда бер-берсенә кереп йөрүләрен чикләү, кирәк булса, эшне сменалап оештыру таләп ителә. «Барлыкка килгән эпидемиологик вәзгыятькә бәйле предприятиеләрдә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмауга юнәлдерелгән кисәтү чараларын эшләргә һәм булганнары көчәйтелергә тиеш. Моның өчен һәр оешмада авыручылар ачыклану очрагына төгәл план эшләргә кирәк», – диде министрның беренче урынбасары.

Марат Җәббаров, республикада 1170 терлекчелек предприятиесе бар һәм меңнән артык азык-төлек һәм эшкәртү предприятиесе эшли, дип билгеләп үтте. АПКның барлык предприятиеләрендә коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау кысаларында чаралар күрелде. Шулай ук АПК предприятиеләренең өзлексез эшләвен булдыру максатында, вакыйгалар тискәре якка авышкан очракка чаралар планнары эшләнде. Министрлык, муниципаль районнар башлыклары белән бергәләп, АПКның эре оешмалары тарафыннан әлеге планнарның үтәлешен шәхси үз контроленә алды, дип өстәде министр.

Терлекчелек тарамагына ярдәм итү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың ветеринария хезмәте белән бергә ашыгыч ветеринария ярдәменең күчмә бригадаларын оештырды. Аларның карамагында күчмә участок пунктлары, ГАЗ һәм КАМАЗ шассиларында 77 бер. дезинфекцияләү җайланмалары, 48 мобиль дезинфекцияләү җайланмасы, 101 аркага асылмалы сиптергеч, УАЗ автомобиле базасында 48 мобиль ветеринария пункты, 101 «Лада Ларгус-кросс» автомобиле, алар акушерлык, хирург, патологоанатомик җыелмалар, массакүләм сезонлы чаралар уздыру кулланыла торган инъекторлар, аэрозоль дезинфекцияләү җайланмалары белән комплектланган. Запас итеп әзерләнгән дезинфекицияләү чаралары 21,5 млн кв.м. мәйданны, ә хәзерге вакытта 103 млн кв.м. мәйданны дезинфекцияләргә җитәрлек.

2000нән артык белгеч республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итәләр.

Бу атна башыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан шундый киңәшмәләр үткәрелде, аларда Россия Федерациясенең 16 субъектыннан 400дән артык эре һәм урта предприятиеләр катнашты. Хезмәттәшлек итүнең шундый форматы төбәкләрдә барлыкка килә торган вәзгыять турында оператив мәгълүмат алмашырга, кризиска каршы аеруча төгәлрәк эшләнгән планнарны ачыкларга һәм аларны барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җиткерергә ярдәм итә. Министрлык коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын булдырганда субъектларның һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тәкъдимнәренг искә ала. «Контроль сәгате» форматындагы киңәшмәләрне илнең барлык төбәкләре белән уздыру планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International