Марат Җәббаров районнар башлыклары белән авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм АПКның өзлексез эшләвен тәэмин итү чаралары турында фикер алышты

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчелектә барлык технология элементларының мөһимлеген билгеләп үтте, әмма игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыруның ике төп юнәлешенә аерым тукталды, болар: әче туфракны известьлау һәм мул уңыш алуны тәэмин итү.

Бу мәсьәләләрне тулырак итеп Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ачты, ул түбәндәгеләргә игътибар юнәлтте: әче туфракны известьлауга һәм яклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга. Әче туфракка ашлама кертүнең файдасы юк, шуңа күрә Татарстанда туфракны известьлауны субсидияләү программасы кабул ителде. Үсемлекләрне яклау өчен кулланыла торган Р препаратларның (пестицидларның) эшләве суның сыйфатына бәйле, аны нормага китерү өчен эретмә узелларын төзергә һәм кулланырга тәкъдим ителде. Материалларны өйрәнергә

Министр, булган бар техниканы нәтиҗәле кулланып, чәчүне сыйфатлы һәм бик кыска срокларда тәмамларга кирәклегенә игътибар юнәлтте, эшләрнең уңышлы баруы инженерларның һәм механизаторларның квалификациясенә дә нык бәйле. «Нинди генә заманча техника булмасын, алардан башка сыйфатлы әзерләнә һәм көйләнә алмый, сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшли дә алмый. Хуҗалыкларга кадрлар буенча максатчан эшләргә кирәк. Мәс., Актаныш, Ютазы районнары ел саен барлык механизаторларны укыталар. Казан авыл хуҗалыгы университетында без ел саен авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 150гә якын инженерның квалификациясен күтәрәбез, инженерлар конференциясен, зональ семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм күргәзмәләр уздырабыз. Болар барысы да икътисадка тәэсир итмичә калмый, белемсез бернигә дә ирешеп булмый», - дип, мисаллар китерде Марат Җәббаров.

Очрашу барышында шулай ук барлык процессларны цифрлаштыру һәм автоматлаштыру мәсьәләләрен дә карадылар. Бу кыр эшләрен яхшыртырга, җитештерүчәнлекне арттырыргарсурсларны саклауга ярдәм итә, нәтиҗәдә - түбән үзкыйммәт белән мул уңыш. Моннан тыш, министр янгын куркынычсызлыгына аерым игътибарлы булырга кушты.

Инженер-техник тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов җентекләп сөйләде. Ул техниканың тикшерү узмыйча кырга чыгуын булдырмаулыгын ассызыклады. Моннан тыш, ул техниканы чәчү һәм параллель хәрәкәтләнү системалары белән җиһазлауның мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки шундый программа белән тәэмин ителмәгән авыл хуҗалыгы техникасы 2021 елдан года субсидияләнмәячәк. Тәлгать Таһирҗанов шулай ук газлаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте, ашлык киптерү биналарын газлаштыру уңышны нәтиҗәлерәк һәм кыска срокларда җыярга ярдәм итә, дип өстәде. Материалларны өйрәнергә. 

Сөт терлекчелегендә прогрессив технологияләр кертү беренче бурычлардан тора. Алдынгы технологияле хуҗалыклар Әтнә, Кукмара, Саба, Балтач, Мамадышм, Азнакай районнарында бар. Аларның тәҗрибәсеннән күренгәнчә, киләчәк яңа технологияләргә бәйле.

«Шул максатларда без һәр муниципаль районда яңа заманча технологияләр белән хуҗалык базасын булдыру проектын гамәлгә кертәбез. Бу проектны хуплавыгызны сорыйм. Бу хуҗалыклар районның башка хуҗалыкларына да алга таба үсеш өчен нык этәргеч булачак», - дип, вице-премьер районнар башлыкларына мөрәҗәгать итте.

Бу теманы министр урынбасары Ленар Гарипов ачты, ул терлекчелек процессларын цифрлаштыруның ничек итеп күрсәткечләрне яхшыртуга һәм югары табышлылыкка ирешүгә тәэсир итүенә мисаллар китерде. Районнар башлыкларына атна азагына кадәр районнарда пилот хуҗалыкларны билгеләргә кирәк булачак һәм шуларда прогрессив мәгълүмати технологияләр гамәлгә кертелә башлаячак. Материалларны өйрәнергә. 

Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы тармагын цифрлы трансформацияләү күздә тотылуы турында сөйләде һәм барлык районнарны бу эштә актив катнашырга өндәде. Районнарга бу мәсьәләдә «РИВЦ» АҖ ярдәм итәчәк. Бүгенге көнгә булган мөмкинлекләр турында компаниянең генераль директоры Нияз Хәлиуллин сөйләде. Материалларны өйрәнергә.

Марат Җәббаров 2020 елның 1 кварталы йомгаклары буенча республика авыл хуҗалыгы оешмаларының уңай динамикасын билгеләп үтте, җитештерү индексы – 102,7%, тулаем 43,3 млрд. сумлык продукция җитештерелгән (2019 елда – 42,1 млрд. сумлык). Акчалата керем 18%ка арткан һәм ул 15,5 млрд. сум тәшкил итте. 

Чара азагында вице-премьер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча  Роспотребнадзорның катгый күрсәтмәләре нигезендә оештырырга кирәклегенә игътибар юнәлтте. Материалларны өйрәнергә.

Искәртеп узабыз, Министрлык эшчәнлегенең барлык мәсьәләләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бердәм кайнар линиясе телефоны буенча консультация алырга мөмкин, телефон номеры: 8-800-444-16-70.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International