Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үзебезнең селекция орлыклары белән тәэмин ителгән

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов агымдагы шартларда орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән шөгыльләнүче оешмалар, авыл хуҗалыгы машиналарын чыгаручы предприятиеләр, шулай ук язгы кыр эшләре белән шөгыльләнүче оешмалар эшчәнлеге эш көннәре түгел дип билгеләнгән көннәрдә эштән туктамаска тиеш, дип ассызыклады. Тармак туктаусыз эшли, ә чәчү кампаниясе билгеләнгән режимда алып барыла.

Язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү буенча төп буычлардан берсе – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен кондицион орлыклар белән тәэмин итү һәм бу ел уңышы өчен үзебезнең орлыкларны куллану өлешен арттыру. Хәзерге вакытта чәчү материалы белән тәэмин ителеш 102,7% тәшкил итә, бу фараз күрсәткечләреннән югарырак. Апрель башына ил буенча барысы 5 712,8 мең тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләнгән.

Татарстан Республикасы буенча чәчүлек мәйданнары быел 2,8 млн га тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә, шуннан 1038,5 мең га – сабан культуралары. Сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 110% (382 мең тонна) тәшкил итә. Алар тулысынча кондицияле (98,6%) диярлек. Чәчүлекләрнең яртысы диярлек бөртекле һәм кузаклы культуралар. Республика алар буенча тулысынча үзебезнең орлыклар белән тәэмин ителгән.

Киңәшмә барышында кулланыла торган үзебезнең орлык материалының сыйфатын арттыруга, аны районлаштыруга һәм фәнни тикшерүгә игътибар бирелде.

Бөртекле сабан культураларының 30%тан артыгында (450 мең га) оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчеләчәк.

Республикада орлыкчылык системасы җайга салынган, аның белән Россиянең селекция үзәкләре, шул исәптән Казан ФТҮ (ФИЦ) – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының (ТатНИИСХ) аерымланган бүлекчәсе обособленное, шулай ук «Росия авыл хуҗалыгы үзәге»нең һәм «Дәүләт сорт комиссиясе»нең Татарстан Республикасы филиаллары, Татарстан Республикасының орлыкчылык хуҗалыклары, орлык заводлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре шөгыльләнә.

Баполыкка килгән санитар-эпидемиологик шартларда сортларны алыштыру һәм яңарту өчен Россия институтларыннан республикага 270 тонна оригиналь орлыклар кайтарылды. Безнең  Казан ФТҮ (ФИЦ) билгеләнгән режимда эшли. Үрчетү питомникалары узган елгы дәрәҗәдә булачак.

Моннан тыш, 2020 һәм 2021 ел уңышы өчен шикәр чөгендеренең һәм кукурузның Россия орлыкларын сатып алу динамикасы һәм аларны чәчү мәйданнары мәсьәләсе дә каралды. «Һәр субъектта Россия орлыклары һәм гибридлары кулланыла торган чәчүлек мәйданнарын арттырырга кирәк. Аграрийлар үзебезнең селекция фәненең өстенлеген күрергә тиешләр», – диде министрның беренче урынбасары.

Республикага кукуруз, шикәр чөгендере һәм көнбагыш орлыкларын кайтару дәвам итә, хәзер поставщиклар складларында орлыклар 85%ка якын тупланган.

2020 елга кукуруз өчен планлаштырылган чәчүлек мәйданы 186,1 мең га тәшкил итә, 4,6 мең тонна орлык кирәк. Быел үзебезнең гибридларга өстенлек бирелә (88%ка якын мәйданда үзебезнең орлыклар чәчеләчәк). Көнбагыш чәчү мәйданы 125,2 мең га итеп планлаштырыла, орлык ихтыяҗы – 750 тонна (47% – үзебезнеке). Шикәр чөгендерен 47,6 мең га мәйданда чәчү  планлаштырыла (2019 елга карата 74%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International