Татарстанда язгы кыр эшләренең кызган чагы. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, хәзер кырларда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру эшләре бара, тегендә-монда тырмалау агрегатлары күренә, ә кайбер районнарда иртә өлгерә торган сабан культураларын чәчә башладылар.
Саба районы төньяк районнар рәтенә керә, анда җир Татарстанның көньягындагыга караганда бер-ике атнага соңрак өлгерә. Шулай булса да, биредә дә бар куәткә чәчүлекләрне тукландыру бара.
Без килгән «Курсабаш» ҖЧҖендә 425 гектар көзге икмәк җире бар, ә язгы чәчү мәйданы 1355 гектар тәшкил итә. Эш планы буенча туңга сөрелгән җирләрне 8 тәүлек эчендә тырмалап бетерү каралган, ә чәчүне – 10 көн эчендә, ягъни оптималь агротехник срокларда тәмамлау каралган.
Хуҗалык директоры, 17 ел механизатор стажы булган Ирек Җиһаншин сүзләре буенча, чәчү кампаниясе оешкан төстә барсын өчен барысы да эшләнгән. Тырмалау агрегатлары, культиваторлар, чәчү агрегатлары, җирләрне тигезләү агрегатлары тулысынча ремонтланган һәм эшкә көйләнеп куелган. Бер гектарга 82 кг исәбеннән минераль ашламалар тупланган, складлардагы барлык орлыклар – кондицияле, алар югары репродукцияле. Тырмалау чорына ягулык-майлау материалы запасы җитәрлек, тагын ташламалы ягулык кайтарылу көтелә.
Без берничә трактор тора торган яңа остаханәгә кердек. Чылбырлы ДТ-75 тракторы янында механизатор кайнаша иде.
- Бу безнең иң тәҗрибәле тракторчыларыбызның берсе – Гомәр Нигъмәтҗанов, – дип таныштырды аның белән директор. – Аның тракторына 33 ел, ул шул тракторда җир сөрә, чәчүдә катнаша, ә кышын фермадан тирес тә чыгара, шуңа күрә, әйтергә кирәк, әзерлек сызыгына ул аны башкалардан соңрак чыгара.
Әйе, бездә, Татарстанда техникадан шулай сакчыл файдаланырга сәләтле кешеләр бар. Гомәр абый ел саен тракторын һәр деталенә кадәр сүтә, аларны чистарта, юа, майлый, аннары һәркайсын, җайлап, кабат үз урынына урнаштыра. Шуңа күрә 1987 елгы трактордан аның техпаспорты гына калгандыр инде, калган барлык нәрсәсе ике-өч мәртәбә алыштырылган – тимер техника да туза бит, гомер буена чыдамый. Ә Гомәр абый үзе һәрвакыт сафта, һәрвакыт үзенең кыр имтиханын “бишлегә” бирергә әзерләнә, республикага бүген аның кебек кешеләр бик кирәк.
Кибетләрдә кешеләр продуктлар алганда, бүгенге карантин вакытында да безнең барыбыз өчен дә тырышып эшли торган кешеләрнең барлыгын аңласыннар иде! Алар, табиблар белән беррәттән, безнең чын геройларыбыз!