6 апрельдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның Арча районында чәчүгә әзерлекне тикшереп кайтты.
Арча районында бөртекле культураларны чәчүгә һәм яшелчәләр утыртуга гадәттәгедән бер айга иртәрәк керешергә җыеналар. Хуҗалыклар чәчүгә меңәрләгән тонна орлык әзерләгәннәр. Мәсәлән, Россия һәм чит ил бәрәңге сортлары орлыклары, шулай ук Арча кырларында үстерелгән, корткычларга һәм салкынга чыдам бәрәңге орлыклары 1800 тонна әзерләнгән. Әлегә алар складларда саклана, әмма озакламый аларны җиргә утыртачаклар.
«Курса МТСы» ҖЧҖендә Марат Җәббаровка орлыкларны эшкәртү линиясен, Веста-20 һәм М-819 киптерү агрегатларын күрсәттеләр. Машина-трактор паркында энергия ресурсларын саклый торган техника күрсәтелде, болар: Класс Аксион 940 тракторы, Амазон 9000 чәчү комплексы, үзйөрешле сиптергеч – Барс 4000, күчерелмә измә агрегаты – Стк-11.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Арча районында игенчелектә дә, терлекчелектә дә цифрлы технологияләр уңышлы кулланыла. Мәс., ООО АФ «Возрождение» АФ ҖЧҖ базасында Агросигнал, DairyComp, Dairy Feeder кебек программаларны куллану уңдырышлылыкны арттырырга, ягулык чыгымын киметергә, савымны күзәтеп барырга һәм планлаштырырга, терлекләр санын арттырырга ярдәм итә.
Министр Гаилә терлекчелек фермаларын төзү программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты акчаларына торгызылган фермаларда булды. Мөндеш авылы фермеры Хәлим Гарипов бәйсез тоту өчен 120 сыерга исәпләнгән үзенең сөтчелек фермасын күрсәтте, Якты Көн авылында Радик Бариевның кошчылык фермасында 11 көнлек 6000 бройлер чебиләрен карадылар.
Эпидемиологик вәзгыять чәчүгә тәэсир итмәскә тиеш. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре барысы да бу көннәрдә битлекләрдә һәм перчаткаларда эшлиләр. «Бездә барлык иминлек чаралары үтәлә. Һәм безгә язгы кыр эшләрен вакытында төгәлләргә кирәк», – диде Арча районы башлыгы Илшат Нуриев.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүгенгә республиканың бөтен районнары да көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга һәм чәчүлекләрне тырмалауга керештеләр, 28 район орлыкларны инкрустацияли башлады.
Һава шартлары мөмкинлек биргән урыннарда игенчеләр сабан культураларын чәчүгә чыгалар. Мәсәлән, бүгенгә Буа районында 11 га солы һәм 1345әр гектар бодай һәм арпа чәчелгән, Нурлат районында – 702шәр га арпа һәм бодай, Аксубай районында – 214әр га, Чүпрәле районында – 120шәр га, Зәй районында – 100әр га.