Агрокөч сакчыл җитештерү аркасында чыгымнарны киметә алды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Яңа сезонда Агрокөч ремонтлау кампаниясенә 500 млн сум акча җибәрде, узган ел инвестицияләр күләме 900 млн сум булган иде, дип хәбәр итә «Агрокөч» АҖ генераль директорының эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Петр Чаплыгин. «Сакчыл җитештерү аркасында без техниканы ремонтлауга чыгымнарны ике мәртәбәдән артыкка киметә алдык. Без шулай ук стандарт операция карталары эшләдек, аларны тиешле инструментлар белән тәэмин иттек, бу күпчелек позицияләрне сатып алырга түгел, ә аларны кабат торгызырга ярдәм итә», - дип сөйли Петр Чаплыгин.

Гадәттә, предприятиедә ремонтлау кампаниясе 1 ноябрьдә башлана һәм 1 апрельгә төгәлләнә, шуннан соң техника кырларга чыга башлый. Эшләр башланганчы кирәкле комплектлау әйберләре сатып алына, кирәк булганда, автопарк тулыландырыла, ә компания үзе берничә этап уза: чәчү алды эшкәртүләре өчен агрегатларны ремонтлау, аннары - азык җыю, ашлык җыю өчен кирәкле техниканы ремонтлау, соңыннан - чөгендер җыю техникасын.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча, яңа  ремонтлау сезонында 90 белгеч катнашкан, алар Холдинг агрофирмаларының, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, “Зәй шикәре” ҖЧҖ, «Агрокөч-сөт» ҖЧҖ эшкәртү предприятиеләренең автопаркларын әзерләгәннәр, шулай ук «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖенең мехотрядлары куллана торган техниканы әзерләгәннәр. Бүген Холдингта чит ил техникасы һәм үзебезнең техника бер үк санда диярлек. Үзебезнекеләр - җиңел тракторлар (МТЗ, ВТЗ һ.б.лар.) һәм йөк автомобильләре (Камаз), ә чит илнекеләр - кыр эшләрен башкарганда кулланыла торган куәтле, югары технологияле тракторлар, катлаулы тагылма машиналар йә урып-җыюда тотыла торган ашлык җыю, чөгендер җыю комбайннары.

Петр Чаплыгин сүзләренә караганда, АГРО җитештерү кысаларында ремонт процесслары барлык төр югалтуларны ачыклау һәм киметү максатлары белән оештырыла. Бу процессларга кабат җитештерү, көтү вакыты, процессларда артык стадияләр булу, кабат ремонтлау, кирәкмәгән күчереп йөртүләр, артык запаслар булу һәм артык транспортировкалау керә. Югалтуларны ачыклау һәм киметү 5S эш урынын оештыру, кыйммәтләр агымын тәртипкә салу, даими рәвештә яхшыруга таба бару, хезмәткәрләрне кызыксындыру турындагы нигезләмәләрдә KPI системасын куллану, шулай ук стандартлаштырылган эш кебек сакчыл җитештерү инструментларын куллану юлы белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International