Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
2017 елдан башлап “Кече хуҗалыкларга ярдәм итү” ярдәмче программасы бурычларыннан берсе коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасын тәэмин итүдән гыйбарәт. Министрлык бу программаның кураторы итеп билгеләнде.
Бүген республикада 30 мең га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә урнашкан 381 мең бакча участогы теркәлгән 950 коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәте (СНТ) исәпләнә. Күпчелек бакчалар Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре тирәсендә урнашкан, алардагы 1 миллионнан артык граждан үзләрен шул кишәрлекләрдә үстерелгән яшелчәләр, җиләк-җимеш, бәрәңге белән тәэмин итәләр, бакчалар шулай ук аларның күпчелеге өчен ял итү урыны булып тора.
Министр билгеләп үткәнчә, 2016 елда СНТлар инфраструктурасына үткәрелгән инвентаризация аларның күпчелегендә юлларны һәм электр челтәрләрен ремонтлау таләп ителүен күрсәтте. Бу проблемаларны хәл итү өчен 2017 - 2019 елларда Татарстан Республикасы бюджетыннан 1,650 млрд сум акча бүлеп бирелде.
Өч ел эчендә социаль программа кысаларында 334 бакчачылык ширкәтендә 27 км суүткәргеч, 86 скважина һәм 156 резервуар ремонтланды; 459 бакчачылык ширкәтендә каты көнкүреш калдыклары җыю һәм чыгару өчен 329 мәйданчык ремонтланды, 593 контейнер һәм 130 бункер сатып алынды; 192 бакчачылык ширкәтендә 116 км электр линиясе һәм 118 комплектлы трансформатор ярдәмче станциясе ремонтланды; 175 бакчачылык ширкәтендә 90 км керү юллары төзекләндерелде. 2017 елдан башлап 22 район бакчачыларга ярдәм итүдә катнашты. Беренче елда 8 район гына булса, 2019 елда 22 булды, боларның күпчелеге Казан шәһәре тирәсендәге районнарның, Тукай һәм Түбән Кама районнарының бакчачылык ширкәтләре.
Шулай ук 2018-2019 елдарда бакчачылык ширкәтләренә эчке инфраструктураны ремонтлау өчен авыл җирләрендә гражданнарның үзара салымлау үрнәгендә 1:2 чагыштырмасында финанслашу шартларында субсидияләр бирелде. Бу мәсьәләләрне хәл итү өчен 116 млн сум бирелде. 2 ел эчендә 18 ширкәттә 13 км эчке аллеялар ремонтланды; 43 бакчачылык ширкәтендә 120,8 км электр линияләре ремонтланды; 23 бакчачылык ширкәтендә 43,6 км суүткәргеч ремонтланды.
Финанслашуда аеруча актив катнашучылар Казан шәһәре бакчачылары булды, алар 25,3 млн сум субсидия алдылар, аннан кала Тукай районы бакчачылары - 23 млн сум. Мисал өчен: Биектау районының “Бөреле” бакчачылык ширкәтендә, Питрәч районының “Энтузиаст” бакчачылык ширкәтендә су торбалары тулысынча ремонтланды, Лаеш районының “Нептун” бакчачылык ширкәтендә эчке аллеялар ремонтланды, Югары Ослан районының “Весна” бакчачылык ширкәтендә электр линияләре алыштырылды, счетчиклар куелды.
Субсидияләр алуга документлар җыюда һәм аларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшыруда бакчачылык ширкәтлре рәисләренә Тукай, Питрәч, Югары Ослан районнары, Чаллы шәһәре Бакчачылык ассоциацияләре рәисләре җитди ярдәм күрсәтәләр.
«Алынган республика ярдәме һәм бакчачылык ширкәтләре рәисләренең тырышлыгы белән Питрәч, Әлмәт, Тукай, Югары Ослан, Сарман, Минзәлә районнарында бакчалар күтәрелә башлады. Кешеләр үз бакчаларына кабат кайта башладылар, ә бит юлсыз, утсыз, сусыз продукция үстереп тә, җитештереп тә булмый. Соңгы өч елда хуҗалары барлыкка килгән һәм эшкәртелгән участоклар саны 5,5% чамасы яки 19 мең участокка арткан», - диде Марат Җәббаров.
Министр, коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең тышкы һәм эчке объектларын ремонтлау 2020 елда да дәвам итәчәк, моның өчен 500 млн. сум акча каралган, дип өстәде, шул исәптән су белән тәэмин итүгә – 90 млн сум, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларына – 10 млн сум, электр челтәре хуҗалыгы – 100 млн сум, керү юллары – 300 млн сум.
Шулай ук эчке объектларны ремонтлау өчен бакчачылар тарафыннан 545,7 млн сумга проект-смета документациясе әзерләнгән. Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсен алганнан соң, мәгълүмат акчалар бүлү мәсьәләсен карау өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына җибәреләчәк.