Әлки районында кырларга самолетлар ярдәмендә ашлама сиптерәләр

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Быел Әлки районында кыр эшләре гадәттәгедән 10 көнгә алданрак башланды. Кырларга ашламалар самолетлар һәм «Туман» һәм «Амазон» агрегатлары ярдәмендә сиптерелә.

Каргалы һәм Таш Билге кырлары ягына самолетлар элеккеге аэродромнан күтәрелә. Берсе артыннан берсе ике самолет күтәрелеп, бик тиз арада 10 гектар мәйданда 1200 килограмм минераль ашлама сиптерергә өлгерәләр.

«Ашламаларны самолеттан сиптерү, әлбәттә, эшне тизләтә. Без көзге бодайны тукландырабыз. Алтынчы көн эшлибез инде. Бер гектарга 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы кертәбез. 884 гектар көзге бодай мәйданында ашлама кертелде инде. Һава да җылынды, ашламаланган чәчүлекләр тизрәк үсеп китәчәкләр. Күпьеллык үләннәрне «Туман» агрегаты белән тукландырабыз. Безгә костер үләне биләгән 691 гектар мәйданда ашлама кертергә кирәк», – дип сөйли «Каргалы» отряды агрономы Илнар Хисмәтуллин.

Илнар – яшь белгеч, Студенец авылында үз гаиләсе һәм әти-әниләре белән яши. Хатыны 8 айлык баласы белән декрет ялында утыра. «Каргалы» отрядында Илнар икенче ел эшли. Яшь гаилә, үзенә йорт төзеп, районда яшәп калырга уйлый.

«Восток Зернопродукт» хуҗалыгы кырлары 6 самолет белән кырларны ашламалый. Аларның 4есе Әлки районы өстендә оча. Көннәр әйбәт тора, эшләү өчен шартлар бар. Кичә һавага 40 мәртәбә күтәрелдем. 400 гектар мәйданда ашлама сиптердек», – дип сөйли үз эше турында экипаж командиры Сергей Ларин.

«Таш Билге» отряды агрономы Илгиз Насыйбуллин сөйләвенчә, аларның отрядында 1038 гектар көзге бодай җире. Биредә дә алтынчы көн инде көзге культураларны тукландыру белән шөгыльләнәләр. «Быел яз ашыгып килә, безне дә ашыктыра. Ярый әле, самолетларны озак көтәргә туры килмәде, вакытында килделәр. Туфракта дымлылык булганда, көзге культуралар шәп тукланып калалар. Мондый уңай һава шартларында минераль ашламаларны бик кыска срокларда кертәчәкбез», – дип сөйли белгеч.

Тагын бер самолет «Көнчыгыш Әлки» филиалында эшли. Очу юлы итеп биредә Иске Чаллы янындагы кипкән участок алынган.

«Самолет безгә дүрт көн элек килде. Беренче көнне үк 200 га җирне тукландыра алдык. Эшләр җайлы бара. Иртәгә иртүк Ургагар отряды кырларында көзге бодайны тукландыруга керешәбез. Летчиклар белән беррәттән механизаторлар да чәчүлекләрне тукландыруда эшлиләр: Тәбрис Зәйнуллин, Рәмис Вәлиев үзләренең МТЗ-1221 тракторларына «Амазон» агрегатларын тагып, күпьеллык үләннәр үсә торган 620 гектар мәйданда ашлык сиптереп өлгерделәр инде», – дип сөйли филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, республикада бүгенгә көзге культуралар 229 мең га мәйданда тукландырылган, күпьеллык үләннәр – 101 мең га мәйданда. Быел барысы көзге бөртекле культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International