Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында «Минем Җирем - Россия» бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды. Быел конкурска Россиянең 79 төбәгеннән массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм блогерлардан 1562 гариза килгән.
Зур шәһәрләрдән читтәге тормыш турында илһам бирүче йөзләгән тарих арасында Татарстаннан да видео бар иде. «Бизнес-Онлайн» газетасының «Авылда бизнес» проектының «Авылда пекарня» видеосы «Минем эшем» номинациясендә беренче урынны алды.
Видеороликның герое - Апас районыннан Тимур Гүзәлбаев. Геройның бизнесы ипидән башланган. Икмәкне энтузиазм белән һәм балачактан килгән рецепт буенча пешерә башлаганнар. Тора-бара ассортиментны киңәйтәләр. Хәзер аларның продукциясен Казанның эко-кибетләрендә табарга була. Тимур әйтүенчә, бизнесның фишкасы шунда - үз балаларыңа сатып алырга теләгән продукция әзерләү. Шуңа күрә төп принцип - сан артыннан куу түгел, ә сыйфат. Биредә үрдәк итеннән өчпочмак, кош итеннән һәм ат итеннән пилмән, ипи пешерәләр һәм өй токмачы ясыйлар, болар барысы да кулдан эшләнә.
Видеоролик белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://агроконкурс.рф/page56246359.html