Марат Җәббаров һәм Дарий Тюрин эш сәфәре белән АПК предприятиеләрендә булдылар

2024 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең табигый ресурслар һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Дарий Тюрин эш сәфәре белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булдылар.

Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров һәм Дарий Тюрин Россиянең алдынгы «КОМОС ГРУПП» агрохолдингы составына керүче һәм Татарстан Республикасында иң эре сөт эшкәртү предприятиесе булган «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖендә булдылар.

Алар сөт кабул итү бүлеген, аппарат һәм эремчек цехларын, әзер продукцияне төргәкләү, продукцияне фасовкалау һәм ферментацияләү участокларын, утрапастеризацияләнгән продукция складын карадылар.

Биектау муниципаль районында Марат Җәббаров һәм Дарий Тюрин 2020 елдан башлап гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында төзелгән һәм реконструкцияләнгән объектларны карадылар. Шул вакыт эчендә Татарстанга 10 млрд сумнан артык акча җибәрелгән. Программа чаралары республиканың барлык муниципаль районнарында гамәлгә ашырыла.

Җитәкчеләр Коркачык авылында 2023 елда капиталь ремонтланган Мәдәният йортында булдылар. Объектка заманча техник җайланмалар һәм җиһазлар алынган. Мәдәният йорты тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Бүгенге көндә биредә авыл җирлеге советы, медицина пункты, китапханә, тамаша һәм спорт залы эшли.

Биектау муниципаль районында Марат Җәббаров һәм Дарий Тюрин Шулай ук «ЕлМай» сөт коопертивында булдылар, аның җитештерү куәте тәүлеккә 300 тоннадан артык сөт эшкәртергә җитәрлек.

Аннары җитәкчеләр «Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ эшчәнлеге белән таныштылар, ул җитештерүче-үгез орлыгы җитештерү һәм сату буенча Россиянең иң эре предприятиеләреннән берсе булып тора. Компаниянең төп бурычы - җитештерүче-үгезләрнең югары фертильле орлыгын җитештерү. Предприятие сөт һәм ит юнәлешендәге авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктивлыгын үстерүдә төп фактор булып торучы генетиканы камилләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International