Бүген Россиядә бер мең сумлык яңа формат купюрада сурәтләнәчәк символлар өчен тавыш бирү башланды. Сайлау өчен барлыгы 25 вариант тәкъдим ителгән. Идел буе федераль округы объектлары арасында Игенчеләр сарае бинасы да бар.
Тавыш бирүдә катнашучы һәркем бер генә объектны сайлый ала. Иң күп тавыш җыйган символларны Россия Банкы һәм Гознак рәссамнары банкнотның күппланлы композициясен эшләгәндә кулланачаклар.
Игенчеләр сарае - шәһәрнең тарихи үзәгендә, Казан Кремленең төньяк диварына һәм Казансу яры буена якын Сарай мәйданында урнашкан бина. Ул шәһәрнең иң танылган заманча истәлекле урыннарының берсе булып тора.
Бина үзенең гадәти булмаган экстерьеры аркасында бөтен Россия территориясендә уникаль булып санала. Архитектура стилендә ампир һәм классицизм элементлары алынган, шуңа күрә бинаны эклектик стильгә кертергә мөмкин. Бина ике симметрияле блоктан һәм гөмбәздән тора. Композициянең үзәгендә - корылманың төп үзенчәлеге - арка эчендә урнаштырылган бронза агач. Агачның биеклеге - 20 метр. Агач Казан җирләренең уңдырышлы булуын һәм алга таба үсешен символлаштыра.
Үзәк Банк ачкан халык тавыш бирүе 12 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча узачак: https://www. cbr. ru / cash_circulation/simvoly-dlya-banknot/