Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә: һәр сантиметр җирнең бәясе бар, анда яшәүчеләргә һәм эшләүчеләргә җир муллык китерергә тиеш

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының йомгаклау  коллегиясе утырышында  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашты.  Чара «Казан ЭКСПО» халыкара  күргәзмә  үзәгендә  узды  һәм ул  Татарстан агросәнәгать комплексының 2019 елгы  эшенә йомгакларга  һәм  2020  елга  бурычлар  билгеләүгә багышланган иде.  

Коллегия  башланыр алодыннан  Рөстәм Миңнеханов  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар  белән  бергә агросәнәгать комплексы үсешенә  багышланган  махсуслаштырылган        экспозицияне («ТатАгро Экспо» күргәзмәсен)  карап чыкты. Кунакларга  заманча  авыл  хуҗалыгы  техникасын күрсәттеләр,  алдынгы  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләренең  эшчәнлеге  турында  сөйләделәр.  Рөстәм Миңнеханов шулай  ук     крестьян-фермер хуҗалыкларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  продукциясен  бәяләде.    

Йомгаклау  коллегиясендә катнашукчылар башта  Россия  Федерациясе  төбәк  авыл хуҗалыгына саллы  өлеш  керткән  Дәүләт Думасы  депутаты Айрат Хәйруллины һәм Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты  Гаделхәй Кәримовны минутлык  тынлык  белән  искә  алдылар.     

Ел йомгаклары  һәм 2020 елга  бурычлар  турындагы  нотык  белән  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров чыгыш  ясады.  

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  йомгаклау  чыгышында, бүген төп бурыч – чәчү кампаниясен уңышлы  оештыру,  диде.    Аның  сүзләренчә,  хәзердән үк  төп  әзерлек  эшләре  уздырылырга  тиеш.  Җик  кыска вакытларда  машина-трактор  паркын  һәм орлык   материалын әзерләүне төгәлләргә кирәк.  

Эштә төп  юнәлеш – җирләрнең  уңдырышлылыгын  арттыру.  Югары  уңышка ирешү  өчен  гектарга  кимендә  70 кг  ашлама кертергә  кирәк  70 кг   (бүген  ул республика буенча  гектарга    25 кг тупланган). Предприеләргә  бу  күрсәткечләргә ирешү  өчен резервларга  эзләргә кирәк,  дип  саный  Рөстәм Миңнеханов.  

Төп мәсьәлә – язгы  кыр эшләрен  финанслау.  Агымдагы  елда ташламалы  кредитлауга  федераль  бюджеттан бирелгән субсидияләр лимиты  бетте.  

«Бу вәзгыять  буенча    банклар белән  активрак эшләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Чәчү кампаниясен уңышлы  уздыруның  төп  факторларыннан берсе -   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрен ташламалы  дизель  ягулыгы  белән  тәэмин  итү.  Рөстәм Миңнеханов  нефтьчеләрнең ел  саен  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә ягулык-майлау  материаллары  белән   ярдәм күрсәтүләрен  билгеләп  үтте.    «Һәрвакыттагыча, «Татнефть» һәм ТАИФ язгы  чәчүгә булышырга  вәгъдә иттеләр, - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Әйдәгез, бу  ярдәм  барып  чыксын  өчен аванс  итеп алкышлап  алыйк. Ышанам,  быел  ике    компания  дә  авылга  кирәкле  ярдәмне күрсәтерләр”.

Рөстәм Миңнеханов  утырыш  барышында  тагын  бер  мөһим бурычны  әйтеп  узды  – авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең  нәтиҗәлелеген арттыру.   Районнар  буенча  күрсәткечләр  һәрвакыттагыча нык  аерыла.      

“Безнең Республика — илдә иң күп сөт җитештерүче төбәк. Сөт — төп керем чыганагы. Зур агросәнәгать предприятиеләре ит җитештерә, ләкин авыл хуҗалыгы оешмаларының  төп өлеше бизнесында сөткә өстенлек бирә», - диде  Рөстәм Миңнеханов.

Ул бу  юнәлештә  алдынгылар рәтендә  баручы  Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарын атады.  

«Сөткә начар мөнәсәбәттә булганнарны да әйтми кала алмыйм. Менделеевск,  Чирмешән,  Бөгелмә, Кама Тамагы. “Сездә сөт караша  начар, - диде  Рөстәм Миңнеханов, бу  районнарның  вәкилләренә мөрәҗәгать итеп – Ничек үз бизнесларын  алып барырга  уйлыйлар  бу  кешеләр?”  

 Республикада  авыл  хуҗалыгы  билгеләнешендәге  файдаланылмаган җирләр мәсьәләсе  дә  актуаль.     Узган  елгы  43 мең гектардан   8 мең  га җир генә  әйләнешкә  кертелде,  диде  Татарстан    Президенты. Иң күп файдаланылмый  ятучы  җирләр Югары  Ослан,  Лаеш, Әлмәт,      Зеленодольск районнарында.

«Хокукый  ысулларны  кулланырга һәм һәр очракны  аерым карарга  кирәк, - диде  Рөстәм Миңнеханов. - Һәр  сантиметр җирнең  бәясе бар,    анда  яшәүчеләргә һәм эшләүчеләргә җир муллык  китерергә  тиеш”.    

 Бүген  төп бурычларның  тагын берсе  – авыл  территорияләрен  үстерү  һәм  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру.    Кешеләрне авылда  калдыру  өчен тиешле  шартлар тудырырга  кирәк,  дип саный    Рөстәм Миңнеханов. Төбәктә  торак  төзелеше  буенча  зур программа эшли, әмма  тораклар шәһәрләрдә генә  түгел,  ә  авылда  шәхси  торак  йортлар  да  төзелергә тиеш, ди Пезидент.  

«Эш бит  төзелгән йортны  файдалануга  тапшыруда  гына түгел,  аны  дөрес итеп  төзүдә дә.    Кукмара, Балтач – менә боларда шәхси  торак төзүгә иҗтыяҗ  бик  зур.  Безгә авылга  ярдәм  итәргә кирәк.  Эш урыннары  булдырырга  кирәк.  Әйдәгез, карыйк,   шәхси  тораклар буенча  нәрсә  эшләп  була», - дигән тәкъдим  кертте Рөстәм Миңнеханов. “Авыл территорияләренең комплекслы үстерү” программасында зур  перспективалар  бар һәм шуны  әйтергә кирәк,  аның  чаралары  авылдагыларның  торак шартларын  яхшыртуга  юнәлдерелгән», — диде  ул.

 Рөстәм Миңнеханов шулай  ук  Россия  Президенты  Владимир Путинның Указы  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  экспортлау күләмнәрен  арттыру  кирәклеген  дә  искә  төшерде.   «Экспортлауның перспективалы  юнәлеше – ул  хәләл продукция, - диде  Рөстәм Миңнеханов. – Бездә  Ислам хезмәттәшлеге Оешмасы  белән  мөнәсәбәтләр     җайга  салынган, без  бу  .     инструментлардан  файдаланырга, бу  мәсьәләдә үзебезнең  потенциалны   мөмкин кадәр күбрәк  ачарга  кирәк».

Аннары  Татарстан  Президенты  профильле  югары  уку йортларының эшчәнлегенә һәм белгечләр  әзерләүгә туталды.  Аерым алганда, Ветеринария  академиясендә һәм  Аграр университетта абитуриентларның БДИ (ЕГЭ) буенча  иң түбән баллар булуын  билгеләп  үтте.   

«Тәмамлап  чыгучыларның    8%ы  гына  авыл  хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә  кайтты. Шуны  әйтергә кирәк,  тармакка белгечләр,  квалификацияле  яшь кадралар кайтмый  диярлек. Адарның  авылга  кайтуын  тәэмин  итәргә кирәк!  Югары  уку йортлары авыл  ихтыяҗы өчен эшләсеннәр иде.    Әмма  моның  өчен урыннарда  яшь белгечләр  өчен шартлар  тудырырга  кирәк.    Безгә системаны  тулысынча яңадан карарга  кирәк – без кемнәрне укытабыз һәм кайдан  белгечләр  алабыз».

Республикада  фәнни тикшеренүләр  һәм эшләнмәләр  дәрәҗәсе  дә  түбән.      Рөстәм Миңнеханов мондый  саннар китерде:    2019 елда    Ветеринария    академиясендә  нибары 3 патент теркәлгән,  ә  Аграр  Университетта   - 27.

 Ветеринария  академиясе вәкилләренә мөрәҗәгать  итеп, фәнни тикшеренүләрдә эшчәнлекне  көчәйтергә өндәде.     «Сезнең бурыч – студентларны  укыту  гына түгел,  ә фән белән дә  шөгыльләнү, яңа  технологияләр, яңа  ысуллар  булдыру.  Ә бездә әлегә  -  барысы  да  чит илнеке. Галимнәр фән белән дә  шөгыльләнергә тиеш!» - диде Татарстан  Президенты .

Рөстәм Миңнеханов  шәһәр кешеләре  исеменнән  авыл халкына – сыйфатлы  натураль продукция  белән  тәэмин итеп торулары  өчен  рәхмәт белдерде.    Республиканың  эре  шәһәрләрендә  узган  21 авыл  хуҗалыгы  ярминкәсе кысаларында 1,4 млрд сумлык продукция сатылган булуын  билгеләп  үтте  ул.   

Бу халык  өчен  зур  ярдәм, шәһәргә җитештерүчеләрнең  үзләреннән  турыдан-туры сыйфатлы  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  килә, диде  Рөстәм Миңнеханов, безгә шәһәрләрдә ярминкәләр уздыруны һәм аларга  китерелә  торган  продуктларны  арттырырга  кирәк. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясе азагында Россиянең һәм Татарстан  Республикасының дәүләт бүләкләрен  тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International