Казанда 6 - 9 февральдә Халыкара авыл яшьләре конгрессы узачак: Германиядән, Мисырдан, Конгодан, Индиядән, Испаниядән, Мароккодан, Мексикадан һәм башка илләрдән вәкилләр булачак

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Конгресста    200дән артык  вәкил катнаша. Алар  арасында  Татарстаннан  100 кеше,    Россия  Федерациясенең    50  субъектыннан һәм дөньяның 20  иленнән   вәкилләр  булачак. Вәкилләр, аерым алганда,  БДБ илләреннән,    Германия, Мисыр,  Конго, Индия Испаниия, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония  илләреннән.  Конгресста    25 халыкара  20дән артык   федераль спикерлар  катнаша.

  Халыкара  конгресс өч юнәлештә  эшләячәк.  Болар  -  «Авылда яшьләр эшкуарлыгы: уңыш трендлары, ысуллары  һәм серләре», «Мәдәният, тәңгәллекне  саклап  калу  һәм    туризм: мәдәни үсеш  драйверлары  буларак авыл территорияләре» һәм «Мәгариф һәм лидерлык: шәхеснең  уңышлы  үсеше  өчен  авыл  җирлегенең   уникаль мөмкинлекләре».

Конгрессны  Татарстанның Аграр  яшьләр  берләшмәсе  оештыра.    «Безгә бөтен  дөньядан  иң яхшы  практикларны  тупларлык мәйданчык  әзерләргә һәм  аларны  үзебездә, Татарстанда,  ничек  кулланырга   мөмкин булуын  карарга  кирәк», – дип төгәлләштерде  Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсе  рәисе  Диләрә  Шувалова.

Элегрәк Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсенең чаралар  уздыруга  3,6 млн. сум күләмендә  Россия  Федерациясе  Президенты  грантын  отуы турында  игълан  иткән  иде.   

Чарага  багышланган матбугат  конференциясе  барышында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмүтов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Аграр  яшьләр  берләшмәсе  белән  тыгыз  хезмәттәшлек  итүе    авылда  тормыш  дәрәҗәсен  күтәрүгә  юнәлдерелгән социаль проектларны  гамәлгә ашыруга  гына  түгел,  ә   шундый  уртак  чаралар  оештыруга да  мөмкинлек  бирә,  дип билгеләп  үткән иде.  

Спикерларның  берсе  буларак, «THE SOCIETY» оешмасына нигез  салучы      һәм аның генераль  директоры, Пакистан Милли яшьләр парламенты  рәисе   Кайсер Наваб чыгыш  ясаячак.

 «Яшьләргә инвестицияләр  – шулай  ук үзебезнең  киләчәккә    инвестицияләр кертү  ул.  Яшьләргә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүендәге  проблемаларны  хәл  итү  өчен  күбрәк  мөмкинлекләр бирелсә,  авыллардан шәһәрләргә  китүчеләр саны  да  кимиячәк,  эш белән  тәэмин  ителеш  артачак,   авыл  хуҗалыгы тармагы  алга китсә, кешенең  тормыш  дәрәҗәсе  яхшыра,  кереме  арта», – дип аңлатты  ул  конгрессның әһәмиятен    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Матбугат хезмәтенә     интервью  биргәндә.  

Массакүләм мәгълүмат чараларын аккредитацияләү amo-rt@mail.ru электрон почтасы  аша яисә  (843)221-75-97, 8(919)688-53-60 телефоннары  аша уздырыла.

  Конгресс  Программасы

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International