Татарстан аграрийларына гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама тупларга кирәк булачак

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Татарстан авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  2020  ел  уңышы  өчен  бер гектарга  кимендә    70 кг   минераль ашлама  тупларга  тәкъдим  итә.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов әйтеп  узганча,  республикада  бу  елга  чәчүлек  мәйданы    2,8 млн га тәшкил  итә.  2020 елның  1  гыйнварына   минераль ашламалар    46,1 мең  тоннадан  артыграк  сатып  алынган.    

«Бу бер гектарга    16,5 кг,  ягъни  фаразга  акарата     23,5% тәшкил  итә.  узган  елның  1  гыйнварына  минераль ашламалар  бер гектарга      15,2 кг  тупланган  иде, бу  елның  күрсәткече    1,3 кг-га  күбрәк», – дип  төгәлләштерде  министр  урынбасары.

Ел  башына  иң  күп    минераль ашламалар Зәй  муниципаль районында   туплаган    – бер гектарга  46,6 кг   (фаразга  карата  66,6%). Лидерлар  өчлегендә  шулай  ук    Тәтеш  районы  – 44 кг (62,8%) һәм   Сарман  районы   – 40,1 кг (57,3%).

«Шунысы  мөһим,   минераль ашламалар  туплау  темплары  бу  һәм башка муниципаль  районнарда  узган  сезонга  караганда югарырак», – диде Илдус Габдрахманов.

Бу  елның   1 гыйнварына  Түбән Кама районында  минераль ашламалар туплау  буенча  фараз  күрсәткече    48,4%ка  үтәлгән, Саба  районында  –  46,6%ка, Кукмара  районында –   41,1%ка, Азнакай  районында  –   40,2%ка (республика  буенча  уртача  күрсәткеч  -  23,5%).

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы мәгълүматы  буенча, минераль ашламалар  туплау  буенча  иң  түбән  күрсәткечләр   Әгерҗе, Кама Тамагы, Лаеш,   Апас, Яңа  Чишмә, Кайбыч,   Лениногорск, Питрәч, Алабуга  районнарында, аларда  фараз  күрсәткечләре    10%тан  да  кимрәккә  үтәлгән. 

Элегрәк  хәбәр  ителгәнчә, 2020 елда  республикада  үсемлекчелек  продукциясен  җитештерү күләмен  10%ка арттыру  бурычы  куелды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International