Сөт бердәйлеге: «Каймак» авыл хуҗалыгы кулланучыларының эшкәртү кооперативында авыл хуҗалыгының киләчәге кооперативларда икәненә ышаналар

2019 елның 13 декабре, җомга

Саба  районы Татарстан  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү  буенча  тотрыклы  рәвештә  лидер-районнар  бишлегенә керә.    Моңа  иң  уңышлы  кооперативларның  берсе  - “Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучларының   эшкәртү  кооперативы үзеннән   саллы  өлеш  кертә.  

“Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучларының   эшкәртү  кооперативы 2016 елның  февраленнән  бирле  эшли. Аның  үсешенә   «Татарстан  Республикасында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар   кооперациясен үстерү»  программасы  буенча  8 млн.сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  грантын  алу  этәргеч  бирде.   Алган  акчалар  сөт  эшкәртү  цехын  төзүгә  һәм  аңа  җайланмалар  алуга  тотылды,  ул  2017 елның  апрелендә  эшли  башлады.  

Бүгенге  көнгә  кооператив сөт  җитештерү  белән  шөгыльләнүче  24  хуҗалыкны  берләштерә. Кооперативта  14 кеше  эшли — алар  эшләрен   заманча  таләпләргә туры китереп  башкара  торган  чын  авыл хезмәтчәннәре.  

«Без дәүләт һәм  республика  Хөкүмәте  ярдәмен тоеп  эшлибез.   Шундый  игътибар җирле  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә конкуренциягә  сәләтле  булып  үсәргә  мөмкинлек  бирә.   Безнең  кооператив   әгъзаларын  санын  арттыру  юнәлешендә  эшли, аерым алганда,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  җәлеп  итә.    Алар  ярдәмгә  мохтаҗ.  Кооперативка керү  аларның  табышларын  арттырырга  мөмкинлек  бирә: алар  үз сөтләрен  берничә  сумга  кыйммәтрәк  сата  алалар. Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы кооператив әгъзаларына  сатып алган  сыерлар хакының  40%ына  кадәр  кайтаралар.     Татарстанда  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын  арттыру  буенча  уңай шартлар  тудырылган», — дип  сөйли   “Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучыларының   эшкәртү  кооперативы рәисе  Фирдәүс  Мостафина.  

Предприятиедә  сөтнең  сыйфатын  тикшерү  өчен    лаборатория эшли.  Кооператив һәркөнне   1,8 тоннага  якын  яңа  савылган  сөт  эшкәртә.   Сөт ташучылар  аны  фермерлардан җыеп,заводка китерәләр.     Матди  база,    тәүлеккә  10 тоннага  кадәр  сөт җыеп, аны  сутырга  мөмкинлек  бирә.   Бүген  кооператив 12 төрле  сөт  продукциясе  сата: төрле  майлылыктагы  сөт, майлылыгы  югары каймак,    кефир, сөт  өсте, майлылыгы  түбәнрәк  каймак, эремчек, йомшак  адыгей сыры, май.

Җитештерүдә  бары  тик  экологик  чиста  җирле  чимал  гына  кулланыла.   “Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучыларының  эшкәртү  кооперативында  һәр җитештерү  этабы    катгый  контрольдә  тора.  Продукциянең  сыйфатын  даими  рәвештә  югары  тоту  – «Каймак» кооперативының   девизы  шундый.     Кооператив  продукциясе  районда  гына  түгел,  ә  аннан читтә дә, Татарстан  башкаласын  да  кертеп,   кулланучының  югары  бәясен  алды.  Барлык  продукция   40 сәүдә  ноктасында  сатыла,  аларның  20се - Казанда.   Мәс., Казанда  аларны  "Минем авылым" фермер  продукциясе кибетендә  сатып  алырга  мөмкин.  

Озакламый  кооперативның  үзенең  сыр  әзерләү  цехы  эшли башлый,  анда  өч төрле  каты сортлы  сыр  чыгарылачак, болар:    голланд, россия һәм ысланган сыр  «Косичка». Цех төзелеп  беткән инде, җайланмалар  урнаштырылган.     Проект   19 млн сумга  төшкән, шуның  5,1 млн сумы — үз акчалары, 6,1 млн сумы  — заем акчалары,  7,6 млн сумы — Татарстанның  авыл  хуҗалыгы кооперативларының матди-техник  базасын  яхшырту  программасы  алынган  грант  акчалары. Цех тулы  куәткә  эшли  башлагач,  “Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучыларының  эшкәртү  кооперативында   көнгә 6 тоннадан  артык  сөт  эшкәртеләчәк.  

Кооперативның  шулай  нәтиҗәле  эшләве  хезмәт хакын  вакытында  түләргә, хезмәткәрләргә  социаль мәсьәләләрне хәл  итүдә  булышырга, сөт  ташучылар белән исәп-хисапларны вакытында  ясарга һәм салымнарны  вакытында  түләргә   мөмкинлек  бирә.      

“Каймак” авыл  хуҗалыгы  кулланучыларының  эшкәртү  кооперативы кебек  предприятиеләр  булдыру  һәм аларны  үстерү   республикада  аграр  районнарның эшлекле  активлыгын яңартуга  ачык  мисал. Кече  хуҗалыкларның  уңышлы  эшләве  авылда  эш  урыннары  булдыру, яшьләрне  авылда  калдырып,  эшкә  җәлеп  итү,    элек  буш  торган  җитештерү  биналарын файдалы  эшкә  җигү һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларының керем  өлешен  арттыру  кебек  мөһим бурычларны    хәл  итәргә ярдәм  итә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International