Аграр югары уку йортлары абитуриентларны ничек үзләренә җәлеп итәләр: чит илдә стажировка узу, 10 мең сум күләмендә - стипендия һәм 300 мең сум күләмендә “подъемные” түләү

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

7 декабрьдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе эшчәнлеге  белән  танышты.  Министр белән бергә  академия   ректоры   Рөстәм Равилов йөрде.

Марат Җәббаров  академиянең  уку аудиторияләрен, лабораторияләрен, спорт  залын,  музеен һәм  клиника  корпусын карап  чыкты,  шулай  ук     югары  уку йорты җитәкчелеге  һәм  фән эшлеклеләре  белән  түгәрәк  өстәл  уздырды.  

Рөстәм Равилов академиянең  эшчәнлеге  турында  сөйләде: «Казан ветеринария  институты 1873 елның 31 маенда  император  Александр  II   Указы  буенча  оештырыла.  Бүген  АПК өчен  квалификацияле  кадрлар  3   факультетта  әзерләнә.   19 кафедрада   327 хезмәткәр  эшли, аларның  88%ының  фәнни дәрәҗәсе  бар, шул  исәптән фән докторлары. Татарстаннан, күрше  республикалардан  һәм өлкәләрдән   1268 студент укый,  шулай  ук  ерак  һәм якын  чит  илләрдән    220 чит  ил  студенты  белем  ала.  Академияне тәмамлап  чыгучыларның  берсе - Бурунди Республикасының    Вице-Президенты   Жозеф Буторе, ә Бурунди   университеты  белән  хезмәтттәшлек  турында  шартнамә  төзелде».

Академия   ректоры  шулай  ук ел  саен   8-10 студентның  Германия  агропредприятиеләрендә  практика узулары турында,  Копенгаген  ветеринария  мәктәбендә  һәм Истамбул университеты клиникасында   стажировка  узулары һ.б.лар турында  сөйләде.    «Безнең бурыч – югары   квалификацияле ветеринария  табиблары, зооинженерлар, ветсанэкспертлар, халыкара  дәрәҗәдә  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  технологларын әзерләү», - диде   Рөстәм Равилов.

Шуны  искәртеп  узабыз,   һәр уку семестры нәтиҗәләре  буенча   Министрлыкның  исемле  стипендиясен алу  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   Аграр  университеттан һәм Ветеринария  академиясеннән 25әр кандидат сайлап  алына.    

Укуларын  тәмамлаганнан  соң  авыл  җирлегенә эшкә  кайтырга  теләүчеләр  өчен     Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан   уку йортларында   махсус  урыннар  каралган,   андый  урынга  эләгү  өчен  үз  районыңда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә  мөрәҗәгать итәргә кирәк.   Бу  югары  белем  алу  мөмкинлеге  генә  түгел,    ә эшкә урнашуга  гарантия  дә,  уку йортларын  тәмамлаучылар  өчен  бу  аеруча  мөһим.  Моннан  тыш,    2014 елдан «50/50 программасы» буенча максатчан  әзерләү  механизмы  эшли башлады,  аның  нигезендә  студент авыл  хуҗалыгы предприятиесе   стипендиаты  була.    Программаның  асылы  шунда,   студент шактый  зур  стипендия  алып  укый  – аның  күләме 10 мең  сум тәшкил  итә, шуның   5 меңе агросәнәгать комплексын  кадрлар  белән  тәэмин  итү буенча  дәүләт ярдәме  чаралары  кысаларында  республика бюджетыннан  түләнә,  ә  5  меңен  студент  эшкә кайта  торган  авыл  хуҗалыгы  предприятиесе  түли.

Шулай  ук  авылга  эшкә килүче  яшь белгечләр   өчен  150  меңнән 300 мең  сумга  кадәр    «подъемные» һәм  беренче  эш елы  дәвамында  төп  хезмәт хакына  хезмәт  өчен  минималь  түләү  күләмендә  өстәмә  түләү бирү каралган.  

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International