Сөт бизнесы академиясе базасында сөт терлекчелеге буенча укулар башланды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

 21 октябрьдән  26 октябрьгә кадәр  Татарстанның  Саба  муниципаль районында  Тимершык  авылында Сөт бизнесы  академиясе  базасында    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  оештырылган  сөт  терлекчелеге  буенча  укулар  узачак.  

Төп  эксперт  авыл  хуҗалыгы фәннәре  кандидаты Александр Лапотко  (Беларусь Республикасы) була. Уку  барышында  тыңлаучылар  тупас азыклардагы  туклыклылык кыйммәте   күрсәткечләре һәм  үләннәрнең     вегетация процессында   аларның  химик кыйммәте  турында  беләчәкләр.    Азык  культураларын сайлау, чәчүлекләр турында  фикер алышачаклар,  азык  культураларының өлгерешен ачыклау, аларны чаптыру,  ваклау, тыгызлату, саклауга  салу  сроклары, герметизация  турындагы,      микробиологик  процессларның  барышы, силоска  салу, консервантлар  куллануның  максатка ярашлылыгы турындагы  мәсьәләләрне карыйачаклар.  Шулай  ук  сыерларны  дөрес   тукландырмаганда  алар организмында алмашу  процессларының бозылуы һәм аларны  профилактикалау турында  да  фикер алышу  булачак.    

Семинарның  практик  өлеше  “Саба” ҖЧҖендә була,  биредә  алынган  анализлар буенча  терлек  азыгының  туклыклылыгы тикшереләчәк.    

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан  агросәнәгать комплексының  өстенлекле  юнәлешләренең  берсе һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан  сөт җитештерүгә, халыктан  җыела  торган   сөтне  сатуга ярдәм   итү буенча     чаралар  комплексын  гамәлгә ашыру,  шулай  ук    алдынгы  тәҗрибәне өйрәнү һәм  даими  рәвештә  укулар  һәм  практик  семинарлар  уздыру  нәтиҗәсендә  республикада бу  тармакта   уңай үзгәрешләр  күзәтелә.     Татарстан сөт  сату  күләмнәре  буенча  Россия  төбәкләре  арасында  ышанычлы  рәвештә    алда  бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International