Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру буенча матбугат конференциясе үткәрде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

 Татарстанда 14 сентябрьдә гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  башлана.  Быел авыл  хуҗалыгы  продукциясен  һәм азык-төлек  товарларын  сату    19 мәйданчыкта  булачак.  Бу  хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  узган матбугат конференциясендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Дмитрий Яшин сөйләде. Ул бу  проектның  шәһәр  кешеләре  өчен  дә,  шулай  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләре  өчен  дә  социаль әһәмияткә  ия  булуын  ассызыклады,  чөнки  аларның  үз  продукциясен  арадашчыларсыз гына  сату һәм сәүдә  урыны  өчен  түләмәү  мөмкинлеге  бар,  бу  продукцияянең  хакын  шактый  төшерергә  ярдәм  итә.    Казанда  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрендә  Татарстанның 24  муниципаль районыннан һәм 32 агросәнәгать комплексы  оешмасыннан  вәкилләр  катнаша.  

Шулай  ук  матбугат конференциясендә    Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы  буенча  Идарәсе,   Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш  ветеринария  идарәсе һәм Казан  шәһәре Башкарма  комитеты вәкилләре  катнашты.  

Казан  шәһәре Башкарма комитетының  Кулланучылар  базары  комитеты  рәисе    Руслан Фазылҗанов  быел “Слават күпере”  торак  комплексында  яшәүчеләрдән  микрорайонда  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре оештыру буенча  шактый  санда  мөрәҗәгатьләр  алынганын  билгеләп  үтте.    «Халык  үтенеченә җавап итеп,  “Радужный” сәүдә  үзәге  парковкасы территориясендә ярминкә  оештырабыз», – дип  өстәде   спикер.

  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария   идарәсе  башлыгы  урынбасары   Айрат Гәрәев ярминкәләрдә  сөт  маен алыштыра  торган  матдәләр  кушылмаган  сөт  продукциясе  генә  булачак   дип  ассызыклады.  Моннан  тыш,  сатыла  торган  продукция   ветеринария   контроле  уза.   «Сөт продукциясен  урыннарда  ук  махсус экспресс-тестлар  ярдәмендә  безнең  белгечләр  тикшерә, алар  һәр мәйданчыкта  кизү торачаклар», - дип  өстәде  Айрат Гәрәев.

«Россельхознадзор (Россия  авыл  хуҗалыгы күзәтчелеге) ярминкәгә  килә  торган  продукциянең карантин  зонадан  кайтарылмаганлыгына  ветеринария  һәм  фитосанитар  тикшерүен  башкара», - дип  билгеләп  үтте  Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсенең  фитосанитар күзәтчелеге  һәм  ашлык сыйфатына, орлык  контроленә  күзәтчелек бүлеге  башлыгы   Альберт Кадыйров.

«Барлык  продукция  электрон йөртү документлары  белән  керергә  тиеш һәм  һәр сатып  алучы    QR-коды  буенча  бу  продукция турында  бөтен  мәгълүматны  күрә  ала,  мәсәлән,  кайда  үстерелгән,  нинди  мәйданда  терлек  суелган», - дип  өстәде  Россельхознадзорның  Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсенең дәүләт ветеринария  күзәтчелеге  бүлеге  башлыгы     Идрис Гатин.

Чара  ахырында  спикерлар     журналистлар  сорауларына җаваплар  бирделәр,  Казан һәм Чаллы халкын,  шулай  ук  матбугат  вәкилләрен  ярминкәгә чакырдылар  һәм  натураль  фермер  продуктларын  кулай  бәяләрдән  сатып  алырга   өндәделәр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International