Татарстанда белгечләр ашлыксаклагычларның фитосанитар торышын бәялиләр

2026 елның 2 июне, сишәмбе

2026 елның 4 маеннан 25 маена кадәр «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре агымдагы елда яңа уңыш ашлыгы салына торган икмәк эшкәртү предприятиеләренең склад биналары, элеваторлары һәм саклагычлары территорияләрен тикшерделәр. Тикшерелгән объектларның гомуми күләме 16,1 мең куб метр тәшкил итә, бу алдагы елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк.

Белгечләр карантинга куела торган продукциягә һәм объектларга аларда карантин бөҗәкләр төрләре, аерым алганда, бөртеклеләр өчен аеруча куркыныч корткычларның берсе - капр коңгызы булу-булмавына карантин фитосанитар тикшерү уздырдылар.

Складларны тикшергәндә идәнне, стеналарны, түшәмне, стропиль балкаларны, механизмнарны һәм склад җайланмаларын карадылар. Идәндәге ярык-ерыкларга, шулай ук стена штукатуркасының торышына – бөҗәкләрнең личинкалары һәм порошоксыман саргылт-ак экскрементлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Экспертлар гербологик һәм энтомологик объектларның булуына лаборатор анализ ясау өчен һәр складның төрле урыннарыннан пробалар сайлаганнар. Шулай ук корткычларны ачыклау өчен феромон тозаклар куелган.

– Үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча барлык 10 очракта да карантин объектлары ачыкланмады, - дип хәбәр итте «АПК продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе мөдире урынбасары Ульяна Полканова.

2026 ел башыннан Татарстан Республикасы филиалы хезмәткәрләре феромон тозаклар ярдәмендә шулай ук хуҗалык субъектларының теплицаларында да үсемлекләрне яхшы үстерү һәм җиләк-җимешләрнең һәлак булуын булдырмау максатында профилактик тикшеренүләр үткәрә. Агымдагы елда 25 майга 7 объектта тозаклар куелган, аларның гомуми мәйданы 15,2 мең кв. м тәшкил итә.

Профилактик яклау чаралары Татарстанның агросәнәгать комплексын ныгыта, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International