Министрлыкта Татарстан агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар

2026 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Рафаэль Әхмәтовны котладылар.

Рафаэль Әхмәтов үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хөрмәтле ветеран-юбиляр күп еллар нәтиҗәле хезмәте белән Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының терлекчелек һәм үсемлекчелек өлкәсенә үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. Үзенең һөнәри эшчәнлеге чорында ветеран Татарстан Республикасы Мамадыш һәм Питрәч муниципаль районнары агросәнәгать комплексы оешмаларында җитәкче вазыйфаларда уңышлы эшли, шул исәптән: «Родина» колхозы рәисе, «Татарское» авыл хуҗалыгы җитештерү берләшмәсендә нәсел эше буенча җитәкче, «Кощаковский» җәнлек совхозында генераль директор, «Родина» АХҖКда фәнни консультант һәм ТР «Хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча республика станциясе» ДУ башлыгының ветеринария күзәтчелеге буенча урынбасары фазыйфаларын башкара.

Шулай ук ул озак вакыт Буа районының Ленин орденлы «Татарстан» колхозында баш ветеринария табибы, Горький өлкәсенең Княгин районында КПССның 22 партсьезды ис. колхозында баш ветеринария табибы, ТАССРның Чирмешән һәм Мөслим районнары авыл хуҗалыгы идарәләрендә баш ветеринария табибы булып эшли.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов котлады һәм Рәхмәт хатын тапшырды.

Авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рафаэль Әхмәтов Татарстан Республикасы агросәнәгать коиплексы Ветераннар советының Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Чарада Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, ТР агросәнәгать комплексының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары Наил Сабиров, Разил Сәетов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International