Игеннәрне урып-җыю барышында янгыннар булмаска тиеш!

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  кызган  чагы.  Бу  чорда  янгын  куркынычсызлыгын  тәэмин  итү  аеруча  мөһим.  Бүгенге  көндә  бөртекле  культуралар чәчелгән кырларда, салам эскертләрендә янгыннарны  булдырмау  аеруча  җитди  һәм  куркыныч  проблемаларның  берсе, чөнки  алар  тиз  янып  китүчән  масса.    

Чәчүлекләрне  саклау  мәсьәләсе  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  аерым  контролендә.   Бөртеклеләрне  җыю  чорында  янгыннарны  булдырмас  өчен  Гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының  Татарстан  Республикасы буенча  идарәсе күрсәтмәләрен  үтәү зарур. Башаклы  культуралар өлгерер алдыннан   алар автомобиль  юлларына  һәм    тимер  юлларга  якын  булган  урыннарда  киңлеге  4  метрдан  да  ким  булмаган   полоса  ясап    үләннәрне чаптырырга  һәм  җирне  сукаларга  кирәк.    Урылган  кырларны,  ягъни  камылны  һич  тә  яндырырга  ярамый.  

Урып-җыю техникасы, агрегатлар  һәм  автомобильләр  төзек  хәлдә  кулланылырга  тиеш.  Ашлык  җыю   агрегатлары  янгын сүндерү чаралары    (комбайннар  һәм   тракторларда – ике  янгынсүндергеч,   штыклы  ике  көрәк,  ике себерке; автомобильләрдә  – янгынсүндергеч  һәм штыклы  көрәк) белән  комплектланган  булырга  тиеш. Комбайннарның  корпусларында  җиргә  тиярлек    металл  чылбыр  булырга  тиеш. 

Аграр  сәнәгать объектлары  – ындыр  табаклары, трактор  станнары, ягулык-майлау  материаллары  саклана  торган  урыннар,  склад урыннары,  контора  биналары – төзелеш  нормалары һәм кагыйдәләре таләпләре  нигезендә  янгын  сүндерү  өчен  җитәрлек  күләмдә  су белән  тәэмин  ителгән  булырга  тиеш.   Янгын  сүндерү  гидрантлары,  янгын  очракларына билгеләнгән  сулыклар  ремонтланган булырга,  алар  тиешле  дәрәҗәдә  су белән  тутырылган  булырга  тиеш.   

25 гектардан  артыграк  булган  мәйданда  игеннәр җыелганда  янгын  очрагына  сабанлы  трактор  янгын  зонасын  сукалау  өчен  даими     әзер  торырга  тиеш.     Хуҗалык  балансында  торучы  янгын  сүндерү  техникасын  янгын  сүндерү җайланмалары  белән  һәм  запас  ягулык  белән  тәэмин  итәргә  кирәк.    

Авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре җитәкчеләре  һәм  хезмәткәрләре  янгыннарны  булдырмас һәм өлгергән  уңышны  зур  күләмдә   югалтмас өчен  янгын  куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен  катгый  рәвештә үтәргә  тиешләр.   Янып  киткән  очраклар  булганда,  коткару  хезмәтенә  кичекмәстән  хәбәр  итәргә  кирәк,  телефоннар:     01, 101 яисә 112.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International