Уңышны иминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә хәтәр очракларны киметергә ярдәм итәчәк

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

29  майда  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары Елена Фастова җитәкчелегендә  узган  видеоконференция режимындагы  киңәшмәдә     шул  хакта  сүз  барды. Киңәшмә  авыл  хуҗалыгы иминләштерүенең  торышы  турындагы  мәсьәлә турында  иде.   Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов, финанслау  бүлеге  башлыгы   Марсель Мәхмүтов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белгечләре һәм  республика  территориясендә  дәүләт  ярдәме  белән  иминләштерүне  гамәлгә ашыручы  иминият  компанияләре  вәкилләре  катнашты.  

Елена Фастова Россия  төбәкләрендә  дагроиминләштерү вәзгыяте һәм  нәтиҗәлелек  күрсәткечләренең  план  күләмнәре  турында  сөйләде.  Чара  барышында  чәчү  эшләрен  төгәлләгән  Көньяк Федераль округы төбәкләрен тыңладылар. Елена Фастова уңышны     чәчү  тәмамланганнан  соң  15  көнннән дә соңга  калмыйча    иминләштерергә  кирәклегенә   игътибар  бирде  һәм   төбәкләргә, көзге  культураларны  иминлештерүне дә  исәпкә  алып, 2019 елга  план-график  тапшырырга  кушты.    Министр урынбасары  шулай  ук   иминият оешмаларына  иминләштерелгән  мәйданнарны  арттыру  өчен  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләре  белән  эшләүне  активлаштырырга  кушты.   

Бүгенге  көнгә  Татарстан  буенча  дәүләт  ярдәмендә  уңышны  иминләштерү  буенча  16  шартнамә  төзелгән, бу  131 мең  га  чәчүлек мәйданындагы  язгы  авыл  хуҗалыгы  культураларына кагыла.    Терлекчелек  буенча  шартлыча 19,5 мең  башка    2 шартнамә  төзелгән. 

Агроиминләштерү  игенчелек  хәвеф-хәтәре  ихтималы  булган  төбәкләр  өчен  аерым  әһәмияткә  ия,    шундыйларга  безнең  республика  да  керә, һәм ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  тотрыклы  эшчәнлек алып  барырга,  корылыктан  һәм игеннәрне боз сугудан  курыкмыйча,  керемнәрне алдан  фаразларга     ярдәм  итә.  2019 елның  1 мартыннан  гамәлгә кергән     “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” Федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү  хакында” 2011  елның  25 июлендәге 260-ФЗ  номерлы Федераль законга  кергән үзгәрешләр   нигезендә  агроиминләштерү  системасыннан  күпьеллык  үсентеләр  утыртуның  һәм  уңышны  югалтуның иң чик  күләме  дигән төшенчә  төшеп  кала,  шул  ук вакытта   уңышны  югалту иминләштереләчәк дип  санала, аграрийлар  өчен  аларны комбинацияләү  мөмкинлеге  өстәлә.   

Элегрәк,  бу  елның  апрелендә, яңа  кагыйдәләр  нигезндә  агроиминләштерү  программалары белән  иминият  оешмалары  вәкилләре чыгыш  ясаган  иделәр,  алар    иминләштерелгән  уңышның  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләре  тарафыннан  төрле  кредитлар  алганда  тәэмин  итү  предметы  (залог)  буларак  хезмәт  итә  алуы хакында  билгеләп  үткәннәр  иде.   Иминият  компанияләре  тәкъдимнәре  нигезендә  уңышны  иминләштерү  аграрийларга  бер  гектар чәчүлек мәйданы  өчен   27  сумнан башлана   һәм бу  чыгымнарны  продукциянең  үзкыйммәтенә  кертергә  мөмкин.  Моннан  тыш,  дәүләт ярдәме  чаралары  да  гамәлдә  кала,  ул  чаралар  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  иминият  премияләрен  түләүгә  чыгымнарның  95%ына  кадәр  кайтара алалар.  

Агроиминләштерү    өлкәсендә  дәүләт ярдәме  мәсьәләләре  буенча   консультация  алу  өчен  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннарына  шалтыратырга  мөмкин. 

Банклар  тәкъдимнәре һәм агроиминләштерүгә  дәүләт  ярдәме  чаралары    турындагы  тулырак  мәгълүмат  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми  сайтында 2019 елгы  чәчүлекләр өчен ресурслар бүлегендә  танышырга  мөмкин.   Шунда  ук  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  өчен  башка  файдалы  мәгълүмат  та  тупланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International