Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында булды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр  эшләренең  торышы  белән  танышу  максатында    республиканың  Тәтеш, Буа һәм  Чүпрәле  районнарында  булды.    

Кырларны  карап чыкканннан  соң,  Марат  Әхмәтов  һәр районның  башлыгы,  хуҗалыклар  җитәкчеләре,  фермерлар һәм  авыл  җирлекләре  башлыклары  белән  очрашты. Очрашуда  авыл  хуҗалыгы товар  җитештерүчеләренә дәүләт  ярдәме  программаларын гамәлгә ашыру турында  сөйлде,  авыл  хуҗалыгы  оешмалары  җитәкчеләренең  һәм белгечләренең  сорауларына  җаваплар  бирде.  

Районнар  башлыклары  кыскача  эшләрнең  торышы  турында  сөйләделәр.   Мәс., Тәтеш  районында көзге  культуралар   18,6 мең  га чәчелгән булган, һәлак  булган  чәчүлекләр  61% тәшкил  итә. Кабат  сабан  культуралары   белән  чәчелгән.    Сабан  культуралары  барысы     45,2 мең  га тәшкил  итә, шул  исәптән бөртеклеләр  –   27,2 мең  гектардан  артык: арпа – 11,3 мең  га, бодай – 13,9 мең  га, солы – 0,2 мең  га. 5,9 мең  га мәйданда  шикәр  чөгендерен  чәчү  төгәлләнеп килә.  

 Буа  районында чәчү   99%ка төгәлләнгән,     рапс (350 га) һәм  кукуруз (200 га) чәчеп бетерәсе  калган.  Кабат  чәчелгән мәйдан  16 мең  га тәшкил  итә.  сабан  культуралары - 72 мең  гектардан  артык, шул исәптән  – бөртеклеләр - 46 мең  гектардан  артык: арпа – 14,22 мең  га, бодай – 25 мең  га, көнбагыш – 1,8 мең  га.

Иң күп  һәлак  булган  чәчүлекләр  Чүпрәле  районында – барлык  чәчүлекләрнең 82%ы  -  12, 5 мең  га. Районда  сабан  культуралары  - 41 мең  га, шул  исәптән  бөртеклеләр – 25,3 мең  га: арпа – 9,8 мең  га, солы – 1 мең  га, бодай – 12,1 мең  га, шулай  ук  шикәр  чөгендере - 3,8 мең  га,  аны шул  көннәрдә  чәчеп  бетерәләр.    

Марат  Әхмәтов  районнардагы  язгы  кыр  эшләренең  торышын  уңай  бәяләде,   халык  белән  очрашуда  булган  проблемалар  һәм аларны  хәл  итү  юллары  турында  сөйләште,   авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләренә һәм  кече  хуҗалыкларны  үстерүгә  дәүләт  ярдәме чараларын  гамәлгә ашыру  буенча   актуаль сорауларга  җаваплар  бирде һәм  игенчеләргә  мул  уңыш  җыеп  алуларын  теләде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International