Марат Әхмәтов: безнең бурыч – Россия хәләл продукциясенә ныклы ышаныч тудыру

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 25 апрельдә, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   

 «Республика үз җитештерүе  исәбенә  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  продукциясенең  төп  төрләре белән  халыкны  тулысынча  тәэмин  итә.    Аны  алга  таба  үстерү  мөмкинлеге  дә  күп  бездә һәм шуның  исәбенә  экспорт  мәсьәләләрен  хәл  итәчәкбез.  Россия  Президенты Владимир  Владимирович  Путинның  Май указлары  белән   безнең  алга  2024 елга  АПК продукциясен  экспортлауны  ике  мәртәбәгә арттыру  бурычы  куела.    Һичшиксез, без аны  үтәргә  тырышабыз», - дип  башлады  ул  үз  чыгышын. 

Бүгенге көндә  Татарстан  продукциясе  Россия  төбәкләренә  һәм  дөньяның  40тан  артык  иленә җибәрелә.  Узган  ел  йомгаклары  буенча  аларның  күләме     160 млн доллардан  артыграк  булды. 

Марат  Әхмәтов республика экспорты  үсешенең  төп  генераторы      продукциясе  булуын  билгеләп  үтте  (2024 елда  экспорт   260 млн доллар  яисә республика күләменнән   70% булачак). Икенче мөһим сегмент – әзер  азык-төлек  продуктларын  экспортлау  (2024 елда   экспорт  75 млн доллар яисә  экспаорт  күләменнән    20% булачак). Биредә  төп  юнәлешләр  – югары  технологияле  предприятиеләрне   модернизацияләү һәм  авыл  хуҗалыгы  чималын - сөт, ит, ашлыкны тирәнтен эшкәртү.

«Әлбәттә, эре  сөт җитештерүче  буларак,   без сөт  продукциясен  экспортлау   күләмнәрен  арттыру  бурычын  куябыз, - дип  ассызыклады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  

 Татарстанда  бер  үк  вакытта  сөт  җитештерү  проектлары (24 проект, 23 млрд сум, 35 мең  баш) һәм   сөт  заводларын    комплекслы   модернизацияләү  проектлары  (5 проект, 4 млрд сум) гамәлгә ашырыла.   Якын  араларда тәүлеккә  1300  тонна  җитештерү  куәте  белән   яңа  җитештерү объектларын  гамәлгә кертү   республикада  җитештерелә  торган  чималны  тулысынча  үзебездә  эшкәртү  мөмкинлеген  бирәчәк.  

Кош итен  эшкәртү  буенча  мәсьәлә тулысынча  хәл  ителгән,   ә  эре  мөгезле  терлек  ите  буенча   – якындагы    2-3 елда  хәл итү  планлаштырыла. 

Кондитерлык  тармагында    – Икмәк-кондитер комбинатында  татлы продукция - «Чәк-чәк» әзерләү  буенча  автоматлаштырылган  җитештерү  ачылды.  Әлеге  татлы  ашамлыкка  Кытай,  Израиль,  Казахстан базарларында  ихтыяҗ  зур.  

Чыгышының  икенче  өлешендә  Марат  Әхмәтов, экспортлауның  өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе  - Хәләл продукция,  дип,  билгеләп  үтте.       Татарстанның күпчелек  кешеләре  өчен – ул  тормыш  рәвеше.   Республикада  Хәләл  продукция базары чагыштырмача  яшь әле һәм аның  өлеше  әлегә  елга  7 млрд. сум тәшкил  итә   (тулаем  авыл  хуҗалыгы продукциясенең  3,2%ы). Шул  ук  вакытта  аңа  ихтыяҗ  ел  саен    10-15%ка  арта. Республиканың 72 предприятиесе Хәләл  продукция җитештерүгә  сертификацияләнгән.  Әмма  халыкара    сертификат бары  тик    Икмәк-кондитер  комбинатында  гына  бар. 

Чыгышының  азагында  Марат  Әхмәтов,   бүген Россия һәм Татарстан   – дөньякүләм Хәләл продукт базарында  яңа  уенчылар һәм безнең  бурыч  – Россия  Хәләл продукциясенә  ныклы  ышаныч  тудыру,  дип билгеләп  үтте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International