Марат Әхмәтов сөт җитештерүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә Татарстан сөт җитештерүчеләре берлеге составына керергә тәкъдим итте

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

23 апрельдә  Министрлыкта  2019-2020 елларга  сөт  тармагын  үстерү  перспективалары  турында  фикер алыштылар.   Киңәшмә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов рәислегендә  узды, анда    бишенче  чакырылыш  Дәүләт Думасы    депутаты, Илкүләм  сөт җитештерүчеләр  берлеге    президенты   Айрат Хәйруллин,  Илкүләм  сөт җитештерүчеләр  берлеге    генераль  директоры   Артем Белов, шулай  ук  республиканың  әйдәүче  сөт җитештерүчеләре  һәм эшкәртүчеләре  катнашты.  

Чараны  ачып,  Марат  Әхмәтов, Татарстан  Россиядә  эре  сөт  җитештерүче  булып  тора,  дип билгеләп  үтте.   «Сөт терлекчелеге  Татарстан  өчен  зур  әһәмияткә  ия.   Сөт  җитештерүчеләр  һәм эшкәртүчеләр  тармак  ихтыяҗларын  канәгатьләндерә  торган  берлеккә  берләшергә  тиеш», - дип,  йомгак  ясады  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.

Дәүләт ярдәме  чаралары  һәм Россиядә  һәм чит  илдә  сөт  тармагын  үстерү  перспективалары  турында    Айрат Хәйруллин сөйләде.  Ул,    Илкүләм  сөт җитештерүчеләр  берлегенең  («СОЮЗМОЛОКО») бурычы - ихтыяҗлары  диаметраль кара-каршы  булган  сөт  җитештерүчеләрне  һәм эшкәртүчеләрне  берләштерүдән  гыйбарәт,  дип билгеләп  үтте.   «Берсенә   кыйммәтрәк  сатарга кирәк  булса,  икенчесенә - арзанрак  алырга кирәк.     Ә безнең  бурыч – балансны  табу», - диде ул һәм  урыннарда  эшләүче  төбәк  берлекләре  белән  хезмәттәшлек  итүнең  мөһимлеге  турында  сөйләде.

Марат  Әхмәтов  кушуы  буенча,  киңәшмә  барышында   Татарстан сөт  җитештерүчеләре берлеге  идарәсе  составы  сайланды,  аның  бер  әгъзасы  булып  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хазҗпов керде, шулай  ук    күзәтчелек  советы  һәм    ревизия   комиссиясе  составы  сайланды.  Берлекнең генераль   директоры   Денис Пирогов булды. 

Татарстан сөт  җитештерүчеләре берлеге  алдына  үзебезнең сөт  җитештерүчеләрнең  конкуренциягә сәләтлелеген  арттыру,   сөт  җитештерүчеләрнең  һәм эшкәртүчеләрнең  хокукларын  һәм  законлы  мәнфәгатьләрен яклау, сөт  җитештерүне, эшкәртүне һәм сатуны  җайга  салу буенча  закон һәм норматив  хокукый  актлар  проектларын әзерләү  өлешендә федераль   закон  чыгару  һәм башкарма  хакимият  органнары  белән  хезмәттәшлек  итү,    сөт  җитештерүчеләрнең һәм  берләшмәләрнең  ит һәм сөт эшкәртү  предприятиеләре белән, сәнәгати  катнаш  азык  әзерләү  предприятиеләре, терлекчелек  продукциясен  сату  оешмалары  һәм  башка  базар  субъектлары  белән     интеграцион багланышларны  үстерүгә  ярдәм  итү  бурычлары  куелды.  

Марат  Әхмәтов Татарстанда зур  күләмнәр белән  эшләүче (бу  тәүлеккә  10 тоннадан  артык)   барлык  сөт җитештерүчеләргә  һәм эшкәртүчеләргә  Берлек  әгъзалары булырга  һәм аның  эшендә  актив катнашырга  тәкъдим  итте.

Киңәшмә  барышында  шулай  ук  сөт  тармагының  нәтиҗәлелеген  һәм сөт сыйфатын  арттыру  чаралары  турында   Нәҗип Хаҗипов  сөйләде.  Ул  үз нотыгында   республика районнарының  һәм хуҗалыкларының  эшенә  җентекләп  тукталды һәм  аларга  бәя  бирде.     Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария  идарәсе  башлыгы    - Татарстан  Республикасы баш  дәүләт  ветеринария  инспекторы    Алмаз Хисаметдинов Таможня  берлегенең  «Сөт һәм сөт  продукциясе  иминлеге  турында» техник регламенты  таләпләре  турында  мәгълүмат  бирде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International