Марат Әхмәтов авыл яшьләре форумы кысаларында яшь фермерларның һәм җәмәгатьчелек әһелләрең инициативаларын хуплады

2019 елның 20 апреле, шимбә

Шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   «Яшьләр  инициативаларын  хуплау  - Татарстан  Республикасы авыл  территорияслшен  үстерүнең  нигезе» республика авыл  яшьләре  форумының  пленар  утырышы  узды.   Аны Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  алып барды.     Форумда  шулай  ук  Аграр  яшьләр  берләшмәсе  рәисе   Диләрә  Шувалова, Татарстан  Республикасы яшьләр  эшләре  министры   Дамир Фәттахов, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советының  Экология,  табигатьтән  файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты  рәисе    Таһир Һадиев,   «Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе  урынбасары   Владимир Козонков, Татарстан  Республикасының  районнардагы   Аграр  яшьләр  берләшмәләре  рәисләре, авыл  җирлекләренең  яшь башлыклары  һәм депутатлары, авылда  эшләүче  яшь эшкуарлар катнашты. 

Марат  Әхмәтов  катнашучларга:   «Авылның  киләчәге  сезнең  кулларда. Авылда  яшьләрнең  күп  булуы, аларның   тырышып  эшләүләре  һәм  тормышта  үз  урыннарын  табуы   сөендерә», - диде.  Чара  барышында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Татарстан авылларыннан  җәмәгатьчелек әһеләренең  һәм яшь эшкуараларның  җитди  проблемаларын  игътибар  белән  тыңлады һәм хәл  итәргә  тырышты.    

Азнакай  муниципаль районының  Мәнәүз  мәдәният  йорты  директоры   Гөлназ Исламова авылда  уздырыла  торган  җәмәгать эшчәнлеге  һәм  яшьләрне  җәлеп  итүнең  заманча  ысуллары  турында  сөйләде.   Бөтен  яшь гаиләләр  исеменнән  ул   авылда  яшь гаиләләрне   торак  белән  тәэмин  итү  буенча  программа  эшләү  һәм  “Авыл докторы” программасы  кебегрәк  “Авыл  укытучысы” программасын будыру  үтенече  белән  мөрәҗәгать  итте.    

Марат  Әхмәтов барлык  нәрсәнең  нигезен  торак тәэмин итүен  билгеләп  үтте.      «Бүген  дисбаланс бар: торакның 80%ы  шәһәрдә  төзелә, ә гамәлдәге  социаль   ипотека программасыннан  авыл  яшьләре  файдалана  алмый.     Мондый  шартларда  авылда  яшьләрне  саклап  калып  булмый.    Кешеләр  үзләре  кайда  җайлы,  шунда  яшәргә  һәм эшләргә  хокуклы.   Без аларны  мәҗбүр  итә  алмыйбыз.    Без  авылда  мөмкин кадәр  уңай  шартлар  тудырырга  тиеш», - дип аңлатып  китте  ул.    Шуны  әйтергә кирәк,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы инициативасы  белән  Татарстан  Республикасы Хйкүмәте  дәрәҗәсендә  авылда халыкны   торак белән тәэмин  итү  буенча  махсус программа эшләнә инде.   

Аннары чара барышында  Татарстан  Республикасы Аграр  яшьләр  берләшмәсенең   Менделеевск бүлекчәсе  рәисе, яшь    фермер Артем Месеев чыгыш ясады,  ул  авылны  үстерүдә  яшь фермерларның  роле  турында  сөйләде.   «Мин үз авылымны  яратам һәм үз  авылдашларыма  үз үрнәгемдә  уңышлы  бизнес  алып  баруны  күрсәтергә  тырышгам», - диде  ул  һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  яшь фермерларга  грантлар  программалары өчен  рәхмәт белдерде,  аларның  берсендә ул  быел  үзе  дә  катнаша.    Артем Месеев кошчылык  белән  шөгыльләнә һәм үзенең  ике  улын  да  эшкә  өйрәтеп  үстерә.   Һәр бизнесның  үз кыенлыклары  бар. Үз бизнесындагы  кыенлыкларның  берсе -  продукцияне  сату икәнен  дә  билгеләп  үтте  ул.   Марат  Әхмәтов, фикер алышуга  актив  кушылып,   яшь  фермерның  продукциясен  районның  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативы аша  һәм Казан  шәһәрендә  Агропаркта  сатуны  оештырырга  күрсәтмә  бирде.    Министр шулай  ук  яшь кешенең   модуль   кошчылык  биналарын  төзү  тәкъдимен  дә  хуплады.  

Чара  кысаларында  башка    актуаль мәсьәләләр  дә  каралды,  проблемалар  да  әйтелде һәм аларны  хәл итү  буенча  юллар  эзләнде.    Форум  азагында  тапшырылган  проектларны  гамәлгә ашыру конкурслары буенча   җиңүчеләрне  бүләкләделәр һәм аларга  акчалата  сертификатлар тапшырылды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International