Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында блок-модуль кибет ачылды

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Кушъелга авылында блок-модуль кибетен ачу тантасы булды. Чарада район башлыгы Рәзиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов, Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов, Зәй районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Анатолий Шалафаев һәм башкалар катнашты.

Объект «Авыл кибете” республика программасы кысаларында төзелде. Мондый стационар сәүдә пунктлары 100 йорттант күбрәк булган авылларда ачыла. Шуны да әйтергә кирәк, яңа бинада шулай ук макулатура һәм икенчел чимал алу пункты да булачак.

«Бу икенче объект инде. Беренче шундый кибет Шепкә авыл җирлегенең Имәнлебаш авылында ачылган иде, – дип сөйләде тантанада район башлыгы Рәзиф Кәримов. – Кибетнең ассортименты бай: ит, сөт, икмәк әйберләре, җиләк-җмиеш, яшелчә, шулай ук көндәлектә кулланыла торган көнкүреш товарлары да бар».

«Шундый кибет ачылуга без бик шатбыз. Кибет ул – товарлар сату өчен билгеләнгән бина гына түгел, ә очраклы рәвештә авылдашлар очрашып, сөйләшә, аралаша торган урын да», – дип билгеләп үтте Кушъелга авылында яшәүче Сөләйман Гарипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International