Татарстанда районнарның 15 кулланучылар җәмгыятендә балык эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Бу эш Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Саба, Тәтеш һәм Чистай районнарының кулланучылар җәмгыятьләрендә яхшы оештырылган. Кулланучылар кооперациясе системасында бу елның 10 ае эчендә барысы 628 тонна балык эшкәртелгән.
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге белгечләре сүзләренә караганда, балык эшкәртү шактый яхшы табыш китерә. Мәсәлән, Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте кооператорлары бер килограмм сельд балыгын 89 сумнан сатып алалар, ә аннары аны тозлап, 159 сумнан саталар. Скубриянең килограммын 160 сумнан алып, 200 сумга саталар.