Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2017 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 10 ноябре, җомга

Бүген Министрлыкта 2017 елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре, районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов ачты. «Сөт терлекчелеге белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – IV Халыкара агросәнәгать сөтчелек форумында әйтелгәнчә, киләсе елда бер литр товар сөтенә федераль бюджеттан субсидияләр бирү дәвам итәчәк. Продукцияне сатып алу бәяләре узган елгы дәрәҗәдә калачак».

Аннан соң Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Гелүс Баязитов чыгыш ясады. Ул Белгород өлкәсендәге терлекчелек буенча эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Әлеге төбәктә 160 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 66 мең баш савым сыерлары, 75 хуҗалык, шулардан 20се нәселле терлек статусында. Бер сыердан 2016 елда уртача савым 6500 кг тәшкил иткән. «Узган ел өлкәдә 500 мең тонна сөт җитештерелгән, 2020 елга бу күрсәткечне миллионга кадәр җиткерергә уйлыйлар. Моның өчен кайбер чаралар күрелә. Шулар арасында – терлекчелек комплекслары төзү һәм модернизацияләү, крестьян-фермер хуҗалыкларына грант ярдәме күрсәтү, нәселле терлекләрнең, сөт лабораторияләренең бердәм базасын булдыру һәм эмбриотрансплантация уздыру», – диде ул.

Аннары терлекчелек тармагының 10 айдгы эш күрсәткечләре һәм алга таба бурычлар турындагы нотык белән Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады «Әкренләп елны тәмамлап киләбез. Гомумән алганда, нәтиҗәләр начар түгел, әмма терлекчелек буенча куелган бурычларны без үти алмыйбыз», – диде ул.

2017 елның 1 ноябренә Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында 735,1 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 242,7 мең баш савым сыеры, 1073,2 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 105% ), 315 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (102%).

Эре мөгезле терлекләр саны узган ел белән чагыштырганда Зәй, Зеленодольск, Сарман, Яңа Чишмә, Балтач, Кукмара, Саба районнарында беркадәр арткан. Сөт җитештерүдә иң күп артым Зәй, Әтнә, Кукмара, Азнакай, Балык Бистәсе, Сарман һәм Теләче районнарында. «Кама Тамагы, Арча, Тукай һәм Минзәлә районнарында сөт җитештерү кимегән», – дип өстәде Нәҗип Хаҗипов.

Киңәшмә азагында министр урынбасары чарада катнашучыларга «АПК 2017 – Иң яхшы белгеч» грантына конкурс игълан ителү турында һәм «Сәламәт ат» дигән Халыкара семинар булачагы турында әйтте, ул 2017 елның 23-24 ноябрендә Н.Э. Бауман ис. КДВМАендә һәм “Казан” Халыкара ат спорты комплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International