Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Омара” агрофирмасы” ҖЧҖендә көнбагыш суктыру дәвам итә

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының “Омара” агрофирмасы” ҖЧҖендә көнбагыш суктыру дәвам итә. Быел хуҗалыкта бу культураны 1226 га мәйданда чәчкәннәр. Аны җыюда комбайнчылар Илфат Хәйруллин, Илдар Шәяхмәтов, машина йөртүче Мансур Мөхетдинов һәм башкалар тырышып эшлиләр.

«Мин үзем Түбән Ушмадан, комбайнда күптән эшлим инде. Соңгы елларда – “Омара” агрофирмасында. Көнбагышны суктыруның үз нечкәлекләре бар, хәзер ул дымлы әле. Көнгә 15әр бункер суктырабыз, аларның һәркайсына өч тоннадан артык көнбагыш керә. Дымлы булса да, авырлыгы аның җиңел. Туңдыргач, суктыру җиңелрәк. Кырдан аны ындыр табагына кайтаралар, анда чистарталар һәм киптерәләр», – дип сөйләде механизатор Илфат Хәйруллин.

Татарстан Республикасы буенча көнбагыш бүгенгә 62,4 мең га (планнан 48%) мәйданда суктырылган. Җыелган май орлыгы 89,1 мең тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык – 14,3 ц/га.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International