Татарстаннан ветеринария табибы Worldskills стандартлары буенча авыл хуҗалыгы өлкәсенең тармак чемпионатында 2 нче урынны алды

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

«Ставрополь дәүләт аграр университеты» югары белем бирү ФДБМУ базасында Worldskills стандартлары буенча авыл хуҗалыгы өлкәсенең «Ветеринария» компетенциясе буенча тармак чемпионаты узды. Ярышларда Мәскәү, шәһәреннән, Татарстаннан, Удмуртиядән, Новгород, Тамбов, Калининград, Саратов өлкәләреннән һәм Ставрополь краеннан тармак предприятиеләренең 28 яшькә кадәрге белгечләре катнашты.

Конкурсантлар авыл хуҗалыгы терлекләрен клиник карау, микробиологик тикшеренүләр уздыру һәм хирург манипуляцияләре башкару кебек катлаулы биремнәрне үтәделәр. Яшь белгечләрнең осталыгын 30дан артык эксперт бәяләде.

Ярышлар йомгаклары буенча Татарстаннан ветеринария табибы – Биектау муниципаль районының “Бөреле” ЯАҖ белгече Ренат Пирогов 2 нче урынны алды.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тармак чемпионатын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Ворлдскиллс Россия» Һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге үткәрә. Моңа кадәр ярышлар «Агрономия» компетенциясе буенча узган иде. Чемпионатның алдагы этабы 15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Уфе шәһәрендә Башкорт дәүләт аграр университеты базасында узачак. Белгечләр «Авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International