Татарстанда ике миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

Республикада 2017 елның 11 октябренә 51,8 мең га (планнан 70%) мәйданнан 2 млн. тоннадан артык шикәр чөгендере җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 397 центнер чыга.

Иң күп шикәр чөгендере Сарман районында җыелган – 372,6 мең тонна. Зәй районында – 361,2 мең тонна, Буа районында – 210,3 мең тонна, Мөслим районында – 146,2 мең тонна, Нурлат районында – 144,6 мең тонна. Иң югары уңдырышлылык Актаныш районында, гектардан уртача уңыш – 473 центнер. Тәтеш районында бу күрсәткеч – 470 ц/га, Мөслим районында – 443 ц/га, Чирмешән районында – 435 ц/га.

Бөгелмә районында шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде. Мәйданның 85%ыннан артыграгы Түбән Кама районында (86%) җыелган, Кайбыч районында – 89%, Лениногорск районында – 90% һәм Апас районында 93% җыелган.

Шикәр чөгендерен җитештерүче иң эре авыл хуҗалыгы оешмалары: Зәй районының “Зәй” АФ” ҖЧҖ – быел анда бу культура 2341 га мәйданда чәчелгән (бүгенгә 117 мең тонна чөгендер чыгарылган, уртача уңыш – 500 ц/га), Зәй районының “Зәй шикәре” АФ” ҖЧҖ (3025 га, гомуми җыем – 116 мең тонна, уртача уңыш – 495 ц/га), Мөслим районының “Намус” АФ” ҖЧҖ (5135 га, 146,2 мең тонна, уртача уңыш – 443 ц/га), Апас районының “Свияга” АХП” ҖЧҖ (3000 га, 112 мең тонна, уртача уңыш – 400 ц/га), Актаныш районының “Әнәк” АФ” ҖЧҖ (1400 га, 26 мең тонна, уртача уңыш – 473 ц/га).

Республиканың шикәр заводларына бүгенге көнгә 973,7 мең тонна шикәр чөгендере китерелгән, 649,3 мең тонна эшкәртелгән, 95,8 мең тонна шикәр әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International