Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында структур бүлекчәләрнең һәм ведомство предприятиеләренең җитәкчеләре катнашында атналык оператив киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде.
Татарстанда 5 миллион тонна ашлык җыелды, дип, игълан итте министр, киңәшмәне ачып. «Без бу нәтиҗәгә бик озак килдек, – дип, ассызыклады ул. – Мондый күрсәткечкә агротехник чаралар комплексын сыйфатлы һәм вакытында башкару, туфракның бер метр катламында сакланган дым запасы булу, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе аркасында ирешеп булды».
Хәзер шикәр чөгендерен, бәрәңгене җыю өчен бик уңайлы вакыт. Шушы көннәрдә Зәй районы орлык өчен кукуруз җыюга кереште, дип өстәде Марат Әхмәтов.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республиканың барлык районнары диярлек бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп бетерделәр. Иң күп иген Буа районында суктырылган – 200,9 мең тонна, игенчеләр һәр гектардан уртача 37 центнер ашлык җыеп алдылар. Зәй районында 190,1 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – гектардан 49,9 центнер, Сарман районында – 189,3 мең тонна (44,4 ц/га).
Татарстанда шикәр чөгендерен һәм бәрәңгене җыю эшләре кызып бара. Бүгенге көнгә 28 мең га (планнан 38%) мәйданда 1067,7 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Бәрәңге 4 мең га (65%) мәйданда җыелган, аның күләме 85,1 мең тонна тәшкил итә.