Татарстанда бөртекле культураларны киләсе атнада җыеп беререргә уйлыйлар

2017 елның 23 сентябре, шимбә

Бүгенге көнгә Татарстанда 1460 мең га мәйданда уңыш җыелган. Бөртекле культуралар 4950 мең тонна суктырылган. Киләсе атнада урып-җыю эшләренең төп өлеше тәмамланачак – кукурузның өлгереп җиткәнен генә көтәсе кала. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне видеоконференция элемтәсе режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов мәгълүмат бирде.

Күп районнар өчен бу ел бодай, арыш һәм арпа өчен рекорд елы булды. Зәй, Тәтеш, Балык Бистәсе һәм Кайбыч районнары иң югары күрсәткечләргә ирештеләр. Аларда урып-җыю төгәлләнде инде, һәм бушаган техниканы арттарак калган районнарга җибәрделәр.

«Шикәр чөгендерен җыю буенча да темплар начар түгел. Быел бу культура 74 мең га мәйданда чәчелде – 2016 елга караганда 11 мең га артыграк. Бүгенгә аның 25 мең гектары, ягъни 34 проценты җыелган. Һәркөнне 1,5 мең гектардан артык җыела», – дип хәбәр итте Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. Уртача уңдырышлылык та сөендерә – гектардан 375 центнер, узган елга караганда һәр гектардан 50 центнерга күбрәк. Өч шикәр заводы да бар куәткә эшли, әмма шикәр әле запаска җибәрелә: бәяләр комачаулый, дип билгеләп үтте министр: «Җитештерүчеләр дә, эшкәртүчеләр дә акчада югалтулар кичерәләр. Күпләп сату бәясе – бер тоннага 26 мең сум, узган ел 38 мең сум иде. Әлбәттә, запас нык булса, эшкәртүчеләргә склад өчен эшләү әлегә отышлырак. Кышка бәяләр үзгәрер дип ышанасы килә».

Бәрәңгенең яртысы чыгарылган. Быел уңыш активрак сатыла, шул исәптән авыл хуҗалыгы ярминкәләре мәйданчыкларында да.

Игенчеләр хәзер җирләрне көзге эшкәртү белән мәшгуль. 890 мең га чамасы җир эшкәртелгән, бу планнан 44 процент тәшкил итә. Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәлерәк файдаланырга тәкъдим итте. Көзнең якындагы көннәрендә һава шартлары яхшы булырга тора, зур эшләрне төгәлләү өчен табигатьнең бу бүләгеннән файдаланып калырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International