«Агрокөч» АҖ “Чаллы-Бройлер” кошчылык фабрикасында кошларны тукландыру рационында шепкән (рыжик) маен куллану проектын гамәлгә ашыра. Шепкән Чаллы элеваторы комплексына керә торган рапс заводында эшкәртелгән. 37 тонна уңыштан 8,9 тонна май һәм 28,1 тонна сыгынты чыккан.
«Кошларны тукландыру программасы үзкыйммәтне төшерә һәм, шул ук вакытта, артым күрсәткечләрен күтәрә һәм бройлер чебешләренең баш санын саклап кала торган итеп эшләнде. Без эксперименталь позиция эшләдек – җиде көнлек 135 баш чебешкә әлеге рецептура буенча тукландыру программасы билгеләнде. Экспериментның бөтен чорында җитештерү күрсәткечләре буенча көнлек һәм атналык контроль ясалачак. Беренче нәтиҗәләр 38 тәүлектән соң мәгълүм булачак», – дип сөйләде «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ баш зоотехнигы Виктор Гафуров.
«Агрокөч» АҖ белгечләре сүзләренә караганда, шепкән бүген перспективалы майлы культураларның берсе булып тора. Башка культуралар белән чагыштырганда, ул артык игътибар таләп итми, шуңа күрә, һава шартларының нинди булуына карамастан, аннан яхшы уңыш көтәргә була. Холдинг агрофирмаларында – республиканың Азнакай, Сарман, Тукай, Зәй һәм Мөслим районнарында 2017 елда 6,8 мең га мәйданда шепкән чәчелгән иде.