Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Казан дәүләт аграр университетында Белем көне уңаеннан тантаналы җыелышта булды.
Сәламләү сүзе белән югары уку йорты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов чыгыш ясады. Бүген бөтен Россиядә 4 млн. 400 мең студент югары уку йортында укый, ә Казан дәүләт аграр университеты 1400 студент өчен үз ишекләрен ачты, диде ул. Университетта югары белем алуга гына түгел, ә студентларга физик яктан үсү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырыла, дип ассызыклады Җәүдәт Фәйзрахманов. Студентлар шулай ук аграр университет каршында Татарстан Республикасының атказанган артисты Роберт Галиев җитәкчелегендә эшли торган Халык театрында үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алалар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында беренче курс студентларын республика агросәнәгать комплексының торышы белән таныштырды. «Без – Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгын үстерүгә зур акчалар кертә торган үзенчәлекле субъект. Шуның нәтиҗәсендә соңгы ун елда авылда тормыш та, авыл хуҗалыгы җитештерүе дә нык үзгәрде. Эш тә кызыклырак, мавыктыргычрак була бара. Ә КДАУ – безнең авыл хуҗалыгының төп югары уку йорты», – диде министр.
Аннары ул Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
«Казан дәүләт аграр университетында үзебезнең авыл хуҗалыгын яхшыга үзгәртү өчен сездәге мөмкинлекләрне ача торган көчле база бар. АПКның киләчәге сезнең кулда, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Сезне Белем көне белән котлыйм, барыгызга да уңышлы уку елы, иҗади җиңүләр һәм куйган планнарыгызның тормышка ашуын телим».
Аннары ул кыр эшләрендә актив катнашкан студентларга Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Аларга Министрлыкның исемле стипендиясе түләнәчәк.