ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Балтач  муниципаль районында  терлекчеләр  өчен  кышкы  чор  башланыр  алдыннан  РФ  агросәнәгать  комплексы  хезмәткәрләренең  һөнәр  берлеге  оешмасы  тарафыннан  район  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  терлекчеләр  өчен   иң  яхшы  ял  һәм  хезмәтне  оештыру  бүлмәсенә    смотр-конкурс игълан  ителде.   Моның  өчен  район  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе     белгечләреннән  һәм   АПК хезмәткәрләренең  район  һөнәр  берлеге  комитеты  рәисе  өчен     Р.М. Молдашев  торган   комиссия төзелде.  Смотр-конкурсның  максатлары  һәм  бурычлары    -  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  һәм  терлекче  һөнәренең  абруен  арттыру,  югары  хезмәт  җитештерүчәнлегенә  ирешү,  терлекчеләрнең  хезмәт  шартларын  һәм  хезмәт  иминлеген  яхшырту.      

2018  елның  12 ноябреннән  16  ноябренә  кадәр  республика  районнарында  техниканы   кышкы  саклауга  кую  һәм  машина-трактор  паркын  авыл  хуҗалыгы  машиналарын  ремонтлауга  әзерләү     буенча  АПК оешмалары  арасында  конкурслар уза.

2017  -  2025  елларга авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  федераль  фәнни-техник    программасын  гамәлгә  ашыру   (ФНТП)    Советы  президиумы  үзебезнең  бәрәңге  орлыгын  җитештерүне  камилләштерү проектларын  килештерде  һәм  илебезнең  азык-төлек  иминлеген  көчәйтүгә  юнәлдерелгән  ярдәмче  программаларны  алга  таба  үстерү  проектларын  билгеләде.    Президиум утырышы    14 ноябрьдә  Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе  урынбасары    Алексей  Гордеев һәм  РФ Президенты  ярдәмчесе   Андрей  Фурсенко  рәислегендә  узды.  Чарада  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев  катнашты.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эшли  башлаган  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә  грантлар  бирү     буенча   конкурс игълан итә.  

Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  АПКны   инженер-техник  тәэмин  итү  бүлеге  башлыгы    Ришат Булатов, Сарм ан  муниципаль районы  Башкарма  комитеты җитәкчесе    Әлфис Мөхәммәтгәрәев, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов  катнашты.   

Россия  эре  кошчылык  фабрикаларының  берсе   -  «Чаллы-Бройлер»  җитештерү  масштабларында  «Кобб-500» кроссы  белән  беррәттән     «Росс-308» кроссы  чебешләрен  үстерә  башлады.   Бу  чеби токымнары  кош  үрчетү  белән  шөгыльләнүчеләр  арасында  бик  популяр.   Чөнки алар  бик  тиз  үсәләр һәм  артымнары  да  зур  була.  

2018  елның  16 ноябрендә  Мәскәүдә   Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә авыл  хуҗалыгы кооперативларының  VI Бөтенроссия   съезды  узачак,  ул  «Измайлово» кунакханә  комплексының  «Бета» корпусында, 2  катта,  «Мәскәү» залында була,  анда  500дән  артык  делегат  катнаша.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның  16 – 17  ноябрендә  “2014-2020 елларга  Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасы  (ТИА) Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы     белән берлектә  Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында  “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Республика  территориясендә  АПК  оешмалары  арасында  авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  аларны  ремонтка  әзерләү  буенча  конкурслар  башланды. 


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Арча  муниципаль районында  терлекчелек  тармагының  10  айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.   Киңәшмәдә  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Ренат Гатиятов, идарәнең  терлекчелек  бүлеге  консультанты      Роберт Хәйретдинов,   районның  селекция-нәсел хезмәте   инспекциясе  башлыгы Зәмхәрия Зәрифуллина,   район   ветеринария  берләшмәсе  башлыгы    Ринат Фәйзрахманов һәм  авыл  хуҗалыгы оешмаларының   зооветеринария  белгечләре  катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International