Россия эре кошчылык фабрикаларының берсе - «Чаллы-Бройлер» җитештерү масштабларында «Кобб-500» кроссы белән беррәттән «Росс-308» кроссы чебешләрен үстерә башлады. Бу чеби токымнары кош үрчетү белән шөгыльләнүчеләр арасында бик популяр. Чөнки алар бик тиз үсәләр һәм артымнары да зур була.
Бройлер кросслары тәүлеккә 60 граммнан артык авырлык җыялар. Бу токым тавыклары күп йомырка салалар, шулай ук аларның чебиләре дә күп чыга «Кобб-500» һәм «Росс-308» бройлерларын ашату принциплары да бер үк.
"Агрокөч" АҖ директорының "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Айрат Гыйльфанов: «Кайсы кроссның яхшырак булуын аерып әйтеп булмый. Һәркайсының үз өстенлекләре һәм үзенчәлекләре бар, шуңа күрә предприятиеләр аларны үз ихтыяҗларыннан чыгып сайлыйлар. Бройлерларны үрчетүдә артык аерма юк диярлек, ике очракта да бик әйбәт карарга, ашату һәм гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Ике кросс та бик итлеләр – 74%ка кадәр җитә аларның итлелеге, шулай ук тиз өлгерәләр. Бер бройлер тере үлчәмдә 2,4 кг-га кадәр җитә, сакланышы - 94-97%».
«Чаллы-Бройлер» 2018 елда «Росс-308» кроссын беренче мәртәбә сатып алган. Предприятие яңа токымга берничә ай дәвамында күчә. Холдинг белгечләре эшләп чыгарган катнаш азыкның аерым рецептурасы һәм карауның дөрес технологиясе нәтиҗәсендә чебешләр бүген көнгә 62 граммга кадәр арталар, бу әлеге тармакта иң яхшы күрсәткечләрдән санала.