Авыл хуҗалыгы кооперативларының Бөтенроссия съезды

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2018  елның  16 ноябрендә  Мәскәүдә   Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ярдәмендә авыл  хуҗалыгы кооперативларының  VI Бөтенроссия   съезды  узачак,  ул  «Измайлово» кунакханә  комплексының  «Бета» корпусында, 2  катта,  «Мәскәү» залында була,  анда  500дән  артык  делегат  катнаша.  

Дәүләт  Думасы  депутатлары,   РФ Федераль  Собраниесенең Федерация      Советы  әгъзалары,   Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  җитәкчеләре,  башкарма  хакимиятнең    федераль  һәм  төбәк  органнары, фәнни  җәмәгатьчелек  вәкилләре  түбәндәге  мәсьәләләрне  карыйачаклар:   

кооператив төзелешен  тизләтү  өчен  нигез  буларак,  АПКда кече  һәм урта  эшкуарлыкны  үстерү;  

авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерүгә  дәүләт  ярдәме;  

 «Фермерларга  ярдәм  системасын булдыру  һәм  авыл кооперациясен үстерү»  федераль  проектын  гамәлгә  ашыру; 

  Съезд  уздыру  кысаларында  авыл  хуҗалыгы  кооперациясе  турындагы  законнарны  камилләштерүгә  багышланган    Парламент  тыңлаулары  була.   Чараны  оештыручылар  – гомумроссия  кооператив берләшмәләре:     Россия  крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм  авыл  хуҗалыгы  кооперативлары  ассоциациясе (АККОР), Россия  Авыл  хуҗалыгы  кооперативлары   ревизия  берлекләренең үз-үзләрен  көйләү  оешмасы «Агроконтроль»   («Агроконтроль» РСО),         Авыл  хуҗалыгы  кооперативлары   ревизия  берлекләренең үз-үзләрен  көйләү    оешмасы  - «Чаянов» Россия  берлеге     («Чаянов» Россия  берлеге”  СРО),  Авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының федераль берлеге  (ФССПК), Авыл кредит  кооперативлары  берлеге    (ССКК).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International