Балтач муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчеләр өчен иң яхшы ял бүлмәсенә конкурс узды

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

Балтач  муниципаль районында  терлекчеләр  өчен  кышкы  чор  башланыр  алдыннан  РФ  агросәнәгать  комплексы  хезмәткәрләренең  һөнәр  берлеге  оешмасы  тарафыннан  район  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  терлекчеләр  өчен   иң  яхшы  ял  һәм  хезмәтне  оештыру  бүлмәсенә    смотр-конкурс игълан  ителде.   Моның  өчен  район  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе     белгечләреннән  һәм   АПК хезмәткәрләренең  район  һөнәр  берлеге  комитеты  рәисе  өчен     Р.М. Молдашев  торган   комиссия төзелде.  Смотр-конкурсның  максатлары  һәм  бурычлары    -  җитештерүнең  нәтиҗәлелеген  һәм  терлекче  һөнәренең  абруен  арттыру,  югары  хезмәт  җитештерүчәнлегенә  ирешү,  терлекчеләрнең  хезмәт  шартларын  һәм  хезмәт  иминлеген  яхшырту.      

  Смотр-конкурска йомгаклар  ясаганда  терлекчеләр  өчен  ял  бүлмәсе  булу    (андагы  чисталык,  тәртип,  җиһазлар,  бинадагы    температура һ.б.лар),    ял  бүлмәсендә  күрсәтмә  материаллар  булу     (көн  тәртибе,  җитештерү  күрсәткечләре  белән  стендлар,  хезмәт  өчен  түләү  турында  нигезләмә,  хезмәтне,  сәламәтлекне  саклау буенча   белешмә  материаллар,  газета  һәм     журналлар  булу),  тукландыруны  оештыру  исәпкә  алынды.   Түбәндәгеләргә  аерым  игътибар    бирелде:    җитештерүдә  имгәнүләр булмауга,  хезмәткәрләрнең    сертификацияле  индивидуаль  яклау  чаралары белән  тәэмин  ителешенә, киемнәр  киптерү  урыны  булуга,  сантехника, чишенү,  юыну  урыннары  булуга. 

Район  терлекчеләренең   агымдагы  елдагы  10  айлык   эшенә  йомгаклар  буенча  түбәндәге  хуҗалыклар    җиңүче  дип  танылды: 

1 нче  урында   -    «Якты юл» ҖЧҖенең  Шуда  СТФ (МТФ);

2 нче  урында   -   «Татарстан»  АХП ҖЧҖенең  Сардыган  СТФ (МТФ);

3 нче  урында   -   «Яңа тормыш» ҖЧҖенең  Янгул  СТФ (МТФ);

4 нче  урында   -   «Кызыл юл» АХҖПенең  Чутай  СТФ (МТФ);

Конкурста  җиңүчеләр  РФ АПК хезмәткәрләренең  район    һөнәр  берлеге комитеты  дипломнары  һәм  кыйммәтле  бүләкләре  белән  бүләкләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International