Арча муниципаль районында терлекчелек тармагының 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Арча  муниципаль районында  терлекчелек  тармагының  10  айлык  эшенә  йомгаклар ясадылар.   Киңәшмәдә  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы     Ренат Гатиятов, идарәнең  терлекчелек  бүлеге  консультанты      Роберт Хәйретдинов,   районның  селекция-нәсел хезмәте   инспекциясе  башлыгы Зәмхәрия Зәрифуллина,   район   ветеринария  берләшмәсе  башлыгы    Ринат Фәйзрахманов һәм  авыл  хуҗалыгы оешмаларының   зооветеринария  белгечләре  катнашты. 

Район  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенең  терлекчелек  бүлеге  консультанты    Роберт Хәйретдинов катнашучыларны  терлекчелек  тармагының  10  айлык  эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.  Үз чыгышында  ул   терлекләрнең  баш  саны  сакланып  калуга,  сөт  җитештерү  күләмнәрен  арттыру зарурлыгына  басым  ясады.

Селекция-нәсел   инспекциясе хезмәте  башлыгы    Зәмхәрия Зәрифуллина 10  айда  терлекләр санын  арттыру  мәсьәләләре  турында  сөйләде.  Ул  яшь   бозауларны  тәрбияләү  хакында  сөйләде  һәм  эре  мөгезле  терлекләр  санын  киметкән  хуҗалыкларны  атап  узды.    Ул  һәр хуҗалык  буенча  ясалган  анализ  нәтиҗәләре  һәм  кимчелекләрне  бетерү буенча  бирелгән  күрсәтмәләр  турында  әйтте. 

Терлек  азыгы  анализлары  һәм  канга  биохимик анализ   нәтиҗәләре  белән     Ринат Фәйзрахманов таныштырды.  Ул  хуҗалыкларга  рационнар төзегәндә  бу  күрсәткечләргә  игътибар итәргә  кушты. 

«Северный»  АХП”  ҖЧҖ хуҗалыгында  терлекләрне  кышлату  үзенчәлекләре һәм  терлекләрне  ашату,  рационнар төзү  турында  хуҗалыкның  баш     зоотехнигы   Ирек Сәләхов  сөйләде.

Киңәшмә  азагында  районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Ренат Гатиятов  ел ахырына  кадәр  булган  бурычларны  билгеләде,   эштәге  кимчелекләр  турында  сөйләде,  шулай  ук  10  ай  йомгаклары  буенча  алдынгыларны  бүләкләде.   «Терлекчелек  хуҗалыклары  белгечләре  бергәләп  югары   күрсәткечләргә  һәм уңышларга  ирешергә», - диде  ул.

Терлекчелектә  югары  күрсәткечләргә  ирешкән  өчен  Арча  районы  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   тарафыннан  түбәндәгеләр  рәхмәт хатлары  белән  бүләкләнде:    "Игенче"  АФ”  ҖЧҖенең  ветеринария  табибы  Илшат  Әхмәтҗанов,   "Ватан"  агрофирмасының  җитештерү буенча  технологы   Фаил  Ибниев,      "Северный" АХП” ҖЧҖенең  баш зоотехнигы Ирек  Сәләхов,  "Кызыл-Яр"  ҖЧҖенең ферма  мөдирое   Рәмзия Фазылҗанова. Шулай  ук  Арча  муниципаль районы  башлыгы  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы исеменнән  "Северный" АХП” ҖЧҖенең  җитештерү  буенча  технологы     Равил   Хаҗиевны  юбилее  белән  котладылар. 

Терлекчелек  тармагының  2018  елгы  эш йомгаклары  буенча  күчмә  кубокны   «Курса МТС» хуҗалыгы алды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International