Казанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы узачак

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

2018 елның  16 – 17  ноябрендә  “2014-2020 елларга  Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк  иҗтимагый  оешмасы  (ТИА) Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы     белән берлектә  Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында  “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

Конкурс агросәнәгать комплексының  иң яхшы хезмәткәрләрен ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру,  авыл хуҗалыгы  хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. 

Конкурста республика  авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме  һәм  эш  стажлары түбәндәгечә  булган   18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала:

  • инженер-механик, зоотехник,  механизатор,  машина белән сыер саву операторы,  терлекче-бозау караучы һөнәре  буенча стажы кимендә 1 ел;
  •  ветеринария табибы,  терлек  үрчетү  буенча  технолог   (эре  мөгезле  терлекләрне  ясалма  оролыкландыру операторы)  һәм  агроном һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел;
  •  бухгалтер-икътисадчы  һөнәре буенча стажы 5 ел.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча  ике этапта уздырыла - теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш:

– «Иң яхшы  инженер-механик»;

– «Иң яхшы  агроном»;

– «Иң яхшы  бухгалтер-икътисадчы»;

– «Иң яхшы  механизатор»;

– «Иң яхшы  ветеринария табибы»;

– «Машина белән  сыер савучы иң яхшы оператор»;

– «Иң яхшы зоотехник»;

– «Иң яхшы   терлекче-бозау караучы».

Быелгы конкурста яңа  номинация  – Терлек үрчетү  буенча   технолог   (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) кертелә.

Конкурста җиңүчеләр һәр номинация  буенча катнашучы дипломнары һәм  һәм 1,2,3 урыннар өчен   10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр.   Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк.

 Оештыру комитетының элемтә өчен телефоннары:

8 (843) 2 21-75-97,  8 (906) 3 -25-90-48

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International