ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданчыкта Татарстан Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин ветеринария белгечләренә ветеринария ярдәме күрсәтү өчен җиһазландырылган комплект белән  Лада Ларгус  автомашинасыннан ачкычлар тапшырды.

Спас муниципаль районында  Мөхәммәтов КФХ хезмәтчәннәре  май  орлыгы  өчен көнбагыш  җыюга керештеләр. Әлеге культура  271 гектар мәйданда  чәчелгән, бер  гектардан   17 центнердан  артык   уңыш   көтелә.


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

«Майский» ТК  ҖЧҖ  утыз тугызынчы «Бөтенроссия Маркасы (III меңъеллык).  XXI гасыр сыйфат тамгасы»  конкурсының бер  үк вакытта өч Платина сыйфат    тамгасына  ия булды.  Конкурс 2018 елның  1 февраленнән 30 маена кадәр Мәскәүдә иң яхшы товарларны, хезмәт күрсәтүләрне һәм технологияләрне күрсәтү буенча Илкүләм программа  кысаларында узды.

Бүгенге көндә терлекчеләрнең  төп  бурычы  – терлекләрне вакытында кышкы абзарларга күчерүне төгәлләү, монда сөтнең зсыйфатын һәм күләмен киметмәү һәм терлекләрнең сәламәтлеген саклап калу аеруча мөһим.

2018  елның  23 сентябрендә   Казан  дәүләт аграр университетының  Механизация  һәм техник  сервис институты  Укыту-күргәзмә үзәгендә    “Татарстанның   бакча һәм виноград  җимешләре»  күргәзмә-ярминкәсе узды.

2018 елның 21 - 23 сентябрендә Саба шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХV авыл Спартакиадасы программасы буенча   авыл командалары арасында бадминтон буенча  Татарстан Республикасы    чемпионаты  узды.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 20 - 23 сентябрендә Тамбов өлкәсенең Мичуринск шәһәрендә   «Бакчачы көне – 2018» XIII  бөтенроссия  күргәзмәсе узды. Аны ачу   тантанасында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче  урынбасары Джамбулат Хатуов катнашты.

2014 елдан башлап «АГРОКӨЧ» холдингы Зәй шикәре» заводын модернизацияләүгә һәм аның инновацион технологияләренә 2 млрд сум инвестиция кертте.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген  Казанда  ун мәйданчыкта  авыл хуҗалыгы продукциясен сату  ярминкәләре узды. Продуктларны  һәм  товарларны  республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм АПК предприятиеләре китергән иде. Барлыгы    42,6 млн. сумга  якын продукция китерелгән, килгән машиналар саны –  529.

Лаеш  муниципаль районының Именьково авылында И. Р. Саетова крестьян-фермер хуҗалыгы   кырларында  туфракны тирәнтен эшкәртү мәсьәләләре буенча семинар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International