ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында   Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр  берлегенең    республика    комитеты  район һөнәр  берлекләре комитетларының  һәм  башлангыч  һөнәр  берлекләре комитетларының рәисләре  һәм бухгалтерлары  өчен    «Һөнәр  берлекләре оешмаларында бухгалтерлык  һәм  салым  исәбе  үзенчәлекләре» темасынна семинар уздырды. 

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрлыгының  Терлекчелектә  нәсел  эшенә  баш  дәүләт  авыл  хуҗалыгы  идарәсе» ДКУ балалар өчен «Мин терлекчеләр династиясеннән»  конкурсына гаризалар  алуны  төгәлләде. Конкурста  катнашу  өчен «Терлекчелектә  минем  туганнарымның  эше»  темасына  сәнгать  эшләре   (рәсем, кул  эшләнмәләре) тапшырырга кирәк иде.     


8
декабрь, 2018 ел
шимбә

Елның кайбер  авырлыкларына  да    карамастан,  Татарстанда  авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү  күләме  күпкә  төшмәде.   Бу -  АПКның  төрле  юнәлешләренә  җитди  инвестицияләр  кертү  нәтиҗәсе.  Бу  хакта  шимбә көнне узган республика киңәшмәсендә Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары - Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов сөйләде.  

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре узды.  Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән  таныштылар.    


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Татарстан  Республикасы Буа муниципаль районында  2018 елгы  урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр. Игенчеләр  бәйрәмендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов,  Буа муниципаль районы башлыгы    Марат Җәббаров, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль  директорының   агросәнәгать комплексы  буенча урынбасары Камил  Галиев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, шулай  ук  башкарма  комитет  җитәкчесе    Рәнис Камартдинов катнаштылар. 

2018 елның  7 декабренә  Зәй  муниципаль районы   агрофирмалары  кырдан  заводка  шикәр  чөгендерен  ташуны  төгәлләделәр.   Шикәр  заводы 1,1 млн. тоннадан  артык  шикәр чөгендере кабул иткән, шуның 364 мең  тоннасы  Зәй  районы агрофирмаларыннан.     

8 декабрьдә  Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында  яшәүче Геннадий Семенов  элеккеге   машина-трактор   паркында  гаилә  фермасы  ачкан. Семеновлар, авылның башка кешеләре кебек үк, һәрвакыт күп итеп терлек асрыйлар. Ә 2014 елда йорт хуҗасы крестьян - фермер хуҗалыгы төзергә уйлый. Бу хакта   районның «Вперед» газетасында хәбәр итәләр. 

4 декабрьдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Терлекчелек һәм  нәсел эше  департаменты директоры, Министрлыкның  селекция  казанышларын сынау һәм саклау буенча эксперт комиссиясе  рәисе Харон Амерханов терлекчелектә яңа селекция казанышларын куллана башлау  мәсьәләләре буенча утырыш үткәрде.    

Татарстан  Республикасы Тукай  муниципаль районының  Йолдыз  Кормашов ис. орлык  заводында орлыкчылык  мәсьәләләренә  бангышланган    семинар-киңәшмә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International