Тукай муниципаль районында орлыкчыдлык өлкәсендә актив эш алып барыла

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Тукай  муниципаль районының  Йолдыз  Кормашов ис. орлык  заводында орлыкчылык  мәсьәләләренә  бангышланган    семинар-киңәшмә узды. 

Чарада район башлыгы Фаил Камаев, районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре  һәм белгечләре катнашты.  

 «Бу предприятие  районның   «алтын склады».  Җитештерүчәнлек, ашлык  саклау күләмнәре һәм югары технологияләр куллану буенча Россия  Федерациясендә аңа тиңләр юк», - дип билгеләп үтте район башлыгы Фаил Камаев.

7 ел  эчендә  предприятие  аша  300 мең тоннадан  артык  орлык  материалы  узды.  Ул элиталы орлыклар белән районны  гына түгел,  ә  «Агросила Групп» холдингының  республикадагы барлык агрофирмаларын  тәэмин  итә.    Завод шулай ук Мәскәү һәм Смоленск өлкәләре  белән, Молдова Республикасы һәм Польша  белән  хезмәттәшлек  итә.  етәүлек  эчендә  завод  3  мең  тоннадан артык  орлык  чиамлын  кабул  итә  ала.  Бүгенге    көнгә    складта  10  мең  тонна арпа  һәм  сабан бодае  орлыгы  саклана.  

Сентябрьдә  предприятиегә  Даниядән   фотосепаратор кайтардылар.  Ул  орлыкларны  төсе һәм сыйфаты   буенча     сортларга  аера. Ул  бер  сәгатькә  15  тонна эшкәртә ала. Республикада  шундый  аппарат  ике  генә.  Икенчесе Сәйдәшев ис. Хуҗалык балансында. Барлык процесслар    автоматлаштырылган һәм  диспетчер контролендә тора. 

Үзйөрешле  машиналар  остаханәсендә   ике  «Кулибиннар» командасы  эшли   -  Илгизәр Габдрахманов, Рафаэль Шакиров, Динар Гыйльфанов  техниканы  камилләштерү белән мәшгуль. Аларның инженерлык тәкъдимнәре  җитештерүчәнлекне  арттыруга  юнәлдерелгән.  

Семинар  барышында  катнашучылар  заводның  эше  белән  таныштылар, аның мәгълүмат үзәген карадылар  һәм  заводта  орлыкчылык  җитештерүнең культурасын  югары  бәяләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International