Питрәч районыннан Геннадий Семенов элеккеге машина-трактор паркында гаилә фермасы ачкан

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында  яшәүче Геннадий Семенов  элеккеге   машина-трактор   паркында  гаилә  фермасы  ачкан. Семеновлар, авылның башка кешеләре кебек үк, һәрвакыт күп итеп терлек асрыйлар. Ә 2014 елда йорт хуҗасы крестьян - фермер хуҗалыгы төзергә уйлый. Бу хакта   районның «Вперед» газетасында хәбәр итәләр. 

 Элеккеге  җирле  машина-трактор паркын  ул  башта  арендалый,  аннары    аны  сатып  ала  һәм   сыер  абзары  итеп  җайлаштыра. Аны  берничә бүлемгә  бүлә.  Башта  ике  генә  сыеры  була. Хәзер  инде  хуҗалыкта   19 баш  эре  мөгезле терлек бар, шуның унысы - сыерлар. Хуҗа  шунда  ук   25 баш  сарык, дуңгызлар  асрый.   Терлекләрне  карауда,  азык  әзерләүдә,  хуҗалыкны  алып  баруда  аңа  гаиләсе  булыша.   

Хатыны   Ольга Дмитриевна  Керәшен  Сәрдәсе  мәктәбендә  укытучы  булып  эшли.  Хуҗалык  эшләре,  терлек  карау мәшәкатьләре  аңа  бала  чактан  ук  таныш. Геннадий  Павловичка   ярдәмгә  аларның  тагын  дүрт  уллары  бар.   Олысы  Евгенийга – 24 яшь, күптән түгел  генә  аграр  уку йортын  тәмамлаган, укыганда  ук  ул  җәй  көннәрендә    комбайнчы  булып  эшләгән.    Икенчесе  -  Павел,  шулай  ук  югары  уку  йортында  белем  ала,  агрономга  укый.   Ике  кечкенәрәк  уллары  -   Станислав  һәм  Егор,  алар  әле  мәктәптә  укыйлар.  12  яшьлек   Станислав хәзер  үк  инде  терлекчелек  белән  шөгыльләнә -  ул  куяннар  үрчетә. 

Бүгенге  көндә   Питрәч  районының   Керәшен  Сәрдәсе  авыл  җирлегендә    алты  крестьян-фермер  хуҗалыгы  бар.  Аларның  өчесе  -   Никитин С.А. КФХ,  Никитин В.А. КФХ  һәм  Семенов Г.П. КФХ –   Керәшен  Сәрдәсе  авылы  территориясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International