Бүген Татарстан башкаласында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Ярминкәләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, министр урынбасарлары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре йөреп чыктылар. Алар китерелгән продукциянең ассортименты һәм аларга бәяләр белән таныштылар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы бик теләп йөри. Казанда ярминкәләр 11 мәйданчыкта узды. Аерым алганда, Вахитов районында - Әтнә районы, Авиатөзелеш районында _ Биектау муниципаль районы, Совет районында - Әлки муниципаль районы, Яңа Савин районында - Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары, Идел буе районында - Лаеш районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлары үз продукциясен сатты.
«Бүген без үзебез җитештергән продукцияне саттык. Сатуга экологик чиста, химикатларсыз үстерелгән кыяр, помидор алып килдек. Бездә тамчылап сугару системасында эшли торган 7 теплица бар. Помидорларны яңа елга кадәр сатабыз. Кыяр быел сатылып бетте инде. Хәзер ләлә чәчәкләре утыртабыз. Тиздән сатуга чыгачак» - дип сөйләде «Лилия Зәйнуллина» ИП вәкиле Роза.
«Помидорлар сатып алдым. Хәзер исемлек буенча китәм алырга. Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ихластан рәхмәт әйтәсем килә. Биредә кулай бәяләрдән сыйфатлы продукция сатып алырга мөмкин», - дип, үз фикерләрен әйтте Казанда Фәнис Тимерханов.
«Сегодня мы привезли молочную продукцию собственного производства. В продаже представлен коймак, масло сливочное, кырт, катык и творог. Торговля идет хорошо», - отметила представитель по Гульнара из КФХ Насибуллова Верхнеуслонского муниципального района.
«Бүген без 4 нче Нармонка филиалыннан сөт продукциясе алып килдек. 200 литр продукциянең 95 %ын көннең беренче яртысында сатып та бетердек», - дип сөйләде «Нармонка» агрофирмы” ҖЧҖ вәкиле Ирина.
«Чаллы – Бройлер» ҖЧҖ 1 200 тонна продукция алып килде. Безнең продукцияне республика халкы белә һәм яратып ала. Бүгенге көндә иң яхшы тавыклар бездә», - диде “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ вәкиле Марина.
«Казан» агросәнәгать паркы» ААҖ ярминкә мәйданчыгы территориясендә Аксубай, Кукмара, Нурлат һәм Саба районнары вәкилләре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясе сатылды.
Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла:“Төзүче” стадионында (Габдулла Тукай яр буе урамы, 16), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман пр.). Биредә Тукай, Мөслим һәм Актаныш районнары вәкилләре үз продукциясен тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгының әйдәүче киңәшчесе Анатолий Никитин болай диде: «Ярминкәләргә китерелгән республика авыл хуҗалыгы продукциясе шактый төрле. Бүгенге көндә халык сөт продукциясен, йомырка, шулай ук каз, күркә түшкәләрен күпләп сатып ала».
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы башкаласына 2796,6 тонна сөт продукциясе, 1102 тонна икмәк һәм кондитер әйберләре, 2383,6 тонна башка товарлар китерелгән иде.
Һәр мәйданчыкта шикәр, шикәр комы, он, үлчәүле сөт, ит, шулай ук «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ яшелчәләре, «Татпотребсоюз» продукциясе күпләп сатылды.
Ярминкәләрдә итнең килосын - 300 сумнан, дуңгыз итен 250 сумнан, үлчәүле сөтне литрын 30 сумнан сатып алырга мөмкин иде.
Ярминкәләргә 605 автомашинада 45 млн. сумлык продукция китерелгән.