Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында 2018 елгы урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр

2018 елның 7 декабре, җомга

Татарстан  Республикасы Буа муниципаль районында  2018 елгы  урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләделәр. Игенчеләр  бәйрәмендә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрының  беренче  урынбасары    Николай Титов,  Буа муниципаль районы башлыгы    Марат Җәббаров, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль  директорының   агросәнәгать комплексы  буенча урынбасары Камил  Галиев, Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, шулай  ук  башкарма  комитет  җитәкчесе    Рәнис Камартдинов катнаштылар. 

Буа районы  игенчеләре  быел  һәр гектардан 24,2 центнер уңыш  җыеп алдылар,  бу  күрсәткеч  республика  буенча  күрсәткечтән  уртача  14% ка күбрәк (Татарстан буенча – 21,2 центнер), дип хәбәр итте Буа районы  матбугат  хезмәте. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары  Николай Титов  авыл  хезмәтчәннәренә  тырыш   һәм  нәтиҗәле  хезмәтләре өчен  рәхмәт белдерде. «Буа  – уңдырышлы  җирләргә  бай  як. Ә тагын да мөһиме - биредә  хезмәт сөючән,  сәләтле,   үз  хезмәтләре белән  республикабызның ни  дәрәҗәдә  бай  булуын  күрсәтә  белә  торган   кешеләр яши», - диде  ул. 

Тантаналы чарада урып-җыю кампаниясе йомгакларын   Буа районы  башлыгы Марат Җәббаров  игълан  итте. «Бу елның  башлангыч йомгаклары  буенча  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  җитештерү  күләме  факттагы  бәяләрдә    4,3 млрд сум   итеп   фаразлана, шул  исәптән  үсемлекчелектә   - 1,9 млн  сум, терллекчелектә  - 2,5 млрд сум.  Агымдагы  елда  тулаем  ашлык  җыемы      132 мең    тонна  тәшкил итә,  уртача  уңыш   -   бер  гектардан   24,2 центнер;  шикәр  чөгендеренең  тулаем  җыемы – 209 мең  тонна,  уртача  уңыш -  бер гектардан 231 центнер», - дигән мәгълүмат бирде ул. 

Урып-җыю йомгаклары буенча алдынгыларга  дәүләт бүләкләре,  дипломнар,  кыйммәтле  бүләкләр  бирделәр.   Бүләкләнүчеләр  арасында    –   «Авангард» ҖЧҖеннән  тракторчы  Рәис Камалов, «Дружба»  ҖЧҖеннән механизатор  Александр Масленцев, «Дружба» ҖЧҖеннән  ясалма  орлыкландыру  буенча  технолог  Фәния Низамова һәм башкалар.

Бүләкләү тантанасы концерт программасы белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International