ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

22 февральдә  Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министры   Дмитрий Патрушев Татарстан  Республикасына  эш  сәфәре  белән  киләчәк.  Биредә  ул  Идел  буе  федераль  округы төбәкләре тарафыннан  җитештерелә  һәм экспортлана  торган  АПК продукциясе күләмнәрен  планлаштыру  турында  киңәшмә  уздырачак.     

Кайбыч  районының Олы Подберезье авылында 16 февральдә рапс эшкәртү буенча беренче заводны ачу тантанасы узды, анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. 


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген безнең «Хезмәт кешеләре» рубрикасының герое - сарыклар үрчетү һәм аларны карау эше белән танылган Зарипова Тәүзиха Гәрәй кызы. Ул 1930 елда Баулы районының Мортаза авылында туган. Әтисе - Киров ис. колхоз агрономы, әнисе гади колхозчы була. Тәүзиханың бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә һәм ул, хәленнән килгәнчә, үзенең яшьтәшләре белән бергә олыларга булыша, ә аларның күпчелеге хатын-кызлар була, алар барысы да кырларда, фермаларда авыр крестьян хезмәтен башкаралар.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Бүген  «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында  «Авыл бизнесы  – реаль мөмкинлекләр  һәм  үсеш  перспективалары» дигән  яшьләр  форумы  узды.  Анда  югары  уку йортларыннан 700ләп  студент һәм актив  яшьләр катнашты. 

Агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативлары башкарма директорлары – җитәкчеләренең беренче Олимпиадасы  узды.   

Татарстанда  авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы  уңыш  өчен  минераль ашламалар  сатып  алуга  максатчан  бюджет  акчалары  алалар.

Россия һәм Белоруссия 2019 елга терлекчелек  продукциясен  кайтаруга  чикләүләрне  бетерү  турында юл  картасын имзаладылар.  


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә    «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан дәүләт аграр университеты ярдәмендә «Авыл бизнесы  – реаль мөмкинлекләр  һәм  үсеш  перспективалары» дигән  яшьләр  форумы  узачак.

15 февральдә  «Казан Экспо» күргәзмә  үзге территориясендә  агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате  күргәзмәсе  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм Казан  дәүләт аграр университеты  ярдәмендә    «Яңа  эш башлаучы фермер» дигән  VII интеллектуаль уенның  төбәк  этабы  узачак.

Кичә «Казан  Экспо» күргәзмә  үзәге территориясендә   агросәнәгать комплексы һәм эшкәртү  сәнәгате  күргәзмәсе ачылды.  Күргәзмә      25 мең  кв. метр мәйданны били,     анда  Татарстан һәм Россиянең 320 оешмасыннан  һәм  предприятиесеннән  вәкилләр  катнаша.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International