Татарстанда җиде районда кырларда дым каплатуга керештеләр

2019 елның 12 апреле, җомга

Татарстанда  җиде  муниципаль районда  кырларда  дым  каплатуга  керештеләр.   Министрлыкның  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков сүзләреннән  күренгәнчә, республикада  бу  эшкә  беренчеләрдән  булып  Ютазы, Азнакай, Әлмәт, Нурлат, Алексеевск, Зәй, Сарман  муниципаль  районнары игенчеләре  кереште. 

«Бүгенгә  көзге  культураларны,  күпьеллык   үләннәрне, туңга  сөрелгән һәм пар  җирләрен   тырмалау    3,5 мең   га мәйданда  башкарылган», – дигән мәгълүмат  бирде  Ирек Садыйков.

11 апрельгә  көзге  культураларны,  күпьеллык   үләннәрне, туңга  сөрелгән һәм пар  җирләрен   тырмалау    3,5 мең   га мәйданда  башкарылган. Кырларда    дым каплату  барысы 3,1 млн. гектар  мәйданда  башкарылырга  тиеш, шул  исәптән  2 млн га туңга  сөрелгән һәм пар  җирләре. 

Республикада  көзге бодайны, арышны, күпьеллык   үләннәрне  язгы  тукландыру  темплары  арта.   «11 апрельгә көзге  культуралар чәчүлекләре  һәм  күпьеллык   үләннәр    25,5 мең  га мәйданда  тукландырылган, узган ел  бу  көнгә    4,7 мең  га мәйданда  башкарылган  иде», – дип хәбәр  итте  Ирек Садыйков.

Аның  әйтүенчә,  көзге  бөртекле  культураларны  ашламалау   барысы    553 мең  га мәйданда  башкарылырга  тиеш,  ә күпьеллык   үләннәр  –  487,4 мең  га мәйданда.

Бүген  язгы  кыр  эшләре  13 муниципаль районда  башкарыла. Шулар  арасында    Азнакай, Сарман, Баулы, Мөслим, Тукай районнары  һәм башка районнар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International